16 нчы май көнне Казанда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр.
16 нчы май көнне Казанда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр. Районыбызның 8 укучысы һәм укытучылары әлеге тантанада катнашып дәрәҗәле бүләкләр алып кайтты.Арча шәһәре 5 гимназия укучысы Дәүләтбаев Гамил (кытай теле), Шириева Иллария (татар теле), Арча шәһәре 7 урта мәктәбе укучысы Хаева Альсинә (татар теле), Шушмабаш урта мәктәбе укучысы Вильданов Фазыл (Татарстан тарихы),Иске Чуриле урта мәктәбе укучылары: Әхмәтов Булат (татар теле),Җәләева Динә (татар теле), Гарифуллина Адилә (татар теле), Гибаева Зилә (Татарстан тарихы). Укучыларыбызны,укытучыларыбызны, әти- әниләрен зур уңышлары белән котлыйбыз.