Өмет чаткылары уятучылар

2018 елның 22 июне, җомга

Өмет чаткылары уятучылар

Һәр ел 8 июнь Социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Арча халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Арча сәнгать мәктәбенә җыелды.

Социаль хезмәткәр – җитди дә, җаваплы да, катлаулы һәм күпкырлы да һөнәр. Бу өлкәдә яралы йөрәкләрне дәвалый алырдай шифалы куллы, тәмле телле, керсез күңелле, олы җанлы кешеләр генә эшли. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, ялгызлар, ятимнәр, аз керемле, күп балалы гаиләләр – бар да алар аша үтә. Һәрберсенең кайгысын йөрәкләре аша уздыру, күңелләрен юату, проблемаларын җайга салуда ярдәм итү – барысы да аларга йөкләнгән. Социаль хезмәткәрләр башкарган эш болар белән генә чикләнми әле, алар бик күп һәм барысын да санап бетереп тә булмый. Бер сүз белән әйткәндә, алар социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күңелендә өмет чаткылары уятучылар, тормыш күкләрендә кояш нуры кабызучылар.

– 1701 елның 8 июнендә Петр Беренче авыручылар арасында аларны тәрбияләүче бер сәламәт кеше булырга тиешлеге турында указ кабул иткән. Шул чордан башлап әлеге эш тукталмый, бары тик үз чорына туры китереп үзгәрә генә. Ә без һөнәри бәйрәмне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 елдан башлап билгеләп үтәбез, – диде социаль хезмәткәрләрне котлап Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абреева. – Тынгысыз, әмма мактаулы хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Тормыштан тәм һәм ямь таба алмаган кешеләр сезнең янга килә. Сез алар өчен олы бер терәк. Исән–имин булыгыз. Һәрчак сезгә ышансыннар, хезмәтегезне югары бәяләсеннәр. Тормыш белән бергә атлап барыгыз.

Юлия Абреева һөнәри бәйрәм уңаеннан Яңа Чүриле психоневрологик интернат шәфкать туташы Вера Самойлова, санитары Зөлфия Рәхимуллина, “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Рәсимә Дәүләтшина, “Мәрхәмәтлек үзәге” хисапчысы Алсу Хәсәнҗанова, өйгә барып ярдәм итү бүлекчәсе шәфкать туташы Тюльпан Шакирова, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йорты хезмәткәре Мөршидә Фәсхетдинова, “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Ләйлә Нуриәхмәтова, хезмәт буенча инструкторы Гөлнара Сабирҗанова, музыка җитәкчесе Ләйсән Галиевага Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталарын, Яңа Чүриле психоневрологик интернат санитарлары Илнар Мөбарәкҗанов, Динар Хөсәеновка Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гадәттәгечә бәйрәм чарасы бүләкләргә бай булды. Мактаулы хезмәткәрләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, халыкны социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.

– Хезмәтегез мактаулы һәм изге. Эшләгән изгелегегез үзегезгә игелек булып кайтсын, – диде ул барлык хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котлап.

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә күп тапкыр- лар концерт программалары белән чыгыш ясап, Арча тамашачысы мәхәббәтен яулаган, спектакльләр куйган, үз ансамбльләре белән дә танылган бүлекчә хезмәткәрләре бу көнне дә үз күңелләрен үзләре күрде, дияргә була. “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, район, республика, төбәк бәйгеләрендә призлы урыннарны яулаган җырчы һәм биюче кызлар һәм малайлар, шулай ук хезмәткәрләр чыгышлары алкышларга күмелде, Арча педагогика көллиятенең “Талисман” бию коллективы, “Мизгел” вокаль ансамбле, җырчылар Әнис Шакиров, Динияр Баһаветдинов чыгышлары бәйрәм бүләге буларак барып иреште.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International