“Әни”, дип кенә торалар

2018 елның 29 июне, җомга

Әни”, дип кенә торалар

Арчада яшәүче Рәйсә апа Шәйдуллина 8 июньдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны котларга халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлүзә Гарифҗанова, юрисконсульты Гөлназ Бохарова килде. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Бәйрәм уңаеннан шәмәхә төстәге бәрхет күлмәген киеп куйган, иңенә ак шәлен салган, ак яулыклы Рәйсә ападан бу көнне нур бөркелә иде. Хәер, ул һәрвакыт шулай, йөзеннән елмаю, күзләреннән шатлык чаткылары китми. Улы Рәис белән бер сыйныфта укыганга, мин аның белән күптәннән таныш. Һәр сүзнең тәмен белеп, матур итеп сөйләшә белә ул. Бу юлы да бик теләп истәлекләре белән уртак- лашты.

– Әти–әнинең унике баласының җиденчесе булып тудым мин. Тугызы ир, өчесе кыз бала иде. Мин аларның иң бәхетле балалары булганмындыр. Чөнки сугыш елларының бөтен авырлыкларын кичерсәм дә, Аллага шөкер, исән–сау кала алдым, шушы яшькә җиттем. Үзебезнең Чистай районында авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Агроном дипломы алып, Яшел Үзән районына эшкә кайттым. Ирем Әхәт тә шул техникумда укыган. Аны Әтнә районына җибәргәннәр. Соңыннан комсомол оешмасы секретарьлары республика семинарында очрашып, танышып киттек. Ул мине күзләп йөргән, күрәсең, синең яшел күлмәгең бар иде, дип искә алды беренче очрашуда, – ди Рәйсә апа.

Яшьләр 1954 елда гаилә корып җибәрәләр. Бер–бер артлы биш балалары туа. Әхәт абыйны (ул мәрхүм инде) Арчага эшкә күчерәләр. Биредә ул җитәкче урыннарда эшли. Эш, гаилә, балалар – барына да өлгерә Рәйсә апа. Бакчасын да карарга, дөнья кадәр кош–корт үстерергә дә вакыт таба.

– Аллага шөкер, балаларым бик тәртипле, итагатьле булдылар, олыны олы, кечене кече итә белделәр. “Әни”, дип кенә торалар. Күптән түгел авыру кичердем. Чиратлап хастаханәдә сакладылар, ялгызымны калдырмадылар. Үзем генә торсам да, мин ялгыз түгел. Тугыз оныгым, оныкларымның балалары бар. Минем шатлыкларым, юанычларым алар. Миннән дә бәхетле кеше юк, – диде Рәйсә апа. – Шулай зурлаулары, юбилей белән котлаулары өчен район җитәкчеләренә, шәхсән район башлыгы Илшат Нуриевка минем исемнән рәхмәт җиткерегез.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International