Салымны киметергә була

2018 елның 13 июле, җомга

Салымны киметергә була

2018 елның 1 гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләр онлайн–контроль–касса техникасын (ККТ) сатып алу өчен тоткан күләмдә салымны киметә алалар. Аны бары тик алдан күрсәтелгән керемгә бердәм салым түләгән һәм салым салуның патент системасын (үз эшчәнлекләрендә кулланган, әлеге салымнар салынган касса техникасы буенча гына) кулланучы шәхси эшмәкәрләр эшли ала. Алдан күрсәтелгән керемгә бердәм салым түләүче (ЕНДВ) оешмалар да, гадиләштерелгән салым салу системасын (УСН) һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымын (ЕСХН) кулланучы шәхси эшмәкәрләр дә бу салымнарны киметә алмый. Әлеге темага кагылышлы берничә сорау белән без “Эшмәкәрлек үзәге” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте җитәкчесе Ленар Гайфуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Ленар Марсович, ә салымны киметү шартлары нинди?

– Шәхси эшмәкәр контроль–касса техникасы реестрына кертелгән касса аппараты бәясе күләмендә алдан күрсәтелгән керемгә бердәм салымны (ЕНДВ) яки салым салуның патент системасын (ПСН) киметә ала. Әмма бу очракта эшмәкәр касса аппаратыннан файдаланган булырга тиеш. Бу ташламадан контроль–касса техникасы салым органнарында 2017 елның 1 февраленнән 2019 елның 1 июленә кадәр теркәлгән очракта гына файдаланырга була.

Ваклап сату һәм /яки җәмәгать туклануы белән шөгыльләнгән һәм эшчеләре булган шәхси эшмәкәрләргә моның өчен контроль–касса техникасын теркәү вакыты башка – 2017 елның 1 февраленнән 2018 елның 1 июленә кадәр. Бу әлеге төр эшмәкәрләргә касса техникасын 2018 елның 1 июленә кадәр куеп бетерү таләбе белән бәйле.

–Салымны нинди күләмдә киметергә була?

– Бер контроль–касса техникасына 18000 сумнан да артык түгел. Мәсәлән, шәхси эшмәкәр 16000 һәм 21000 сумнарга ике ККТ ала икән, аның салым суммасын 16000 һәм 18000 сумга (нәтиҗәдә 34000 сум) киметергә хакы бар.

– Салымны киметүгә нинди чыгымнарны кертергә була?

– Аңа контроль–касса техникасы, фискаль тупланма сатып алу, тиешле программа белән тәэмин итү, беррәттән алып барылган башка эшләрне башкару һәм хезмәт күрсәтү (контроль–касса техникасын көйләү буенча һәм башкалар) өчен киткән чыгымнар керә.

– Алдан күрсәтелгән керемгә бердәм салымнан (ЕНДВ) ул ничек кими?

– ККТ сатып алу өчен киткән чыгымнарга кварталга исәпләнгән салымны тулысынча киметергә мөмкин. Бу чыгымнарны бер салым чоры декларациясенә генә кертү мәҗбүри түгел. Түләнгән чордагы салымны гына киметүче иминият кертемнәреннән аермалы буларак, ККТ бәясен берничә кварталда исәпкә алырга мөмкин. Шуңа башта салымны иминият кертемнәре күләмендә киметергә кирәк, ә инде калган салымны касса техникасы алу өчен тотылган суммага киметергә. ККТга киткән һәм бер квартал салымын киметүгә “сыймаган” чыгымнар суммасын икенче чорда исәпкә алырга була.

Шәхси эшмәкәрләрнең әлеге ташламага хокукларын тормышка ашыру өчен салым органнары декларацияне үзгәртергә планлаштырган иде. Тик яңа форма икенче квартал өчен хисап чоры башына барлыкка килмәячәк әле. Шуңа Федераль салым хезмәте 2018 елның 20 февралендә СД–4–3/3375@ номерлы хат чыгарды һәм анда ККТ сатып алу өчен киткән чыгымнарны гамәлдәге декларация формасы буенча исәпләргә, әмма бу чыгымнарның суммасын беркайда да күрсәтмәскә, ә хисапка аңлатмалы язма өстәргә тәкъдим итте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International