Әй, икегез, икегез...

2018 елның 13 июле, җомга

Әй, икегез, икегез...

“Әй, икегез, икегез, икегез дә пар килгәнсез, тигез гомер итегез”. Сания апа белән Илгизәр абый туенда ул җырны башкарганнардырмы, юкмы, әмма 50 ел тигезлектә, иңне–иңгә куеп яшәгән алар. Шушы көннәрдә генә Арчада яшәүче Сания һәм Илгизәр Касыймовларның алтын туйлары булды.

– Аш үткәрдек. ЗАГС-тан да килеп котладылар. Балалар безнең турыда видеофильм төшергәннәр. Каян фотоларны табып бетергәннәр диген. 15 минут кына бара, әмма гомерлек истәлек, – диде Сания апа.

Видеофильм карыйбыз, Сания апа аңлатып, таныштырып бара. Күз кырыем белән генә аны күзәтәм. Күзләрендә очкыннар, битләре яна, үзе сөйли, истәлекләре белән уртаклаша, кызыклы мизгелләрне искә төшереп көлеп тә ала. Күз тимәсен, аңа үз яшен гомердә дә бирмисең. Ә Илгизәр абый елмаеп тыныч кына читтә утыра, ара–тирә сүз кыстырып куя.

– Илгизәр белән Арчада таныштык без, күршеләр булып тордык. Мин абыйларда яши идем. Аны гел күзәтеп йөрдем. Нинди тырыш егет, дип соклана идем. Үз көче, тырышлыгы белән йорт салды ул. Мине киноларга чакыр- галый иде. Ә бервакыт трактор белән кайтып барган җиреннән мине күреп туктады да, сикереп, миңа бер кочак шомырт чәчәкләре бүләк итте, – дип искә ала Сания апа. – Матурлыкны ярата ул. Сорауга шигырь юллары, җырлар белән җавап бирә. Әле дә шулай. Без, хатын–кызларның, шуңа күңеле була.

Икесе районның ике ягында туып–үскән бу парны әнә шулай Арча кавыштыра. Сания апа үзе Утар Аты авылыннан. Дини гаиләдә туып–үскән. Кияүгә чыкканда әнисе ясинны яттан белгән. Тракторчылар бригадасын җитәкләгән әтисе Мөндеш МТСына эшкә киткәндә, аулак өйгә дип аларга өлкәннәр җыелып, бәетләр укыганнар. Гаиләдә 9 бала булган, бишесе исән–сау үскән. Сания апа үзе сугыштан соң туган бала.

– Балачактан намазга бастым инде мин дә, – ди ул. – 10 сыйныфтан соң укытучылыкка бармыйча, Арчага килеп статистика идарәсенә эшкә кердем. 30 елдан артык бер урында эшләдем. Оешманың исеме генә берничә тапкыр үзгәрде. Машиналар белән исәпли башлагач, Илгизәрне дә үз яныма алдырдым. Аны шунда ук Горькийга укырга жибәрделәр. Өйләнешеп ике ай гына яшәп калдык. Мин йөкле идем инде. Ул балага 40 көн булганда укуын тәмамлап кайтты. Аннан Дәүләт банкына механик булып күчте һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләде.

Илгизәр абый Кызыл юл районының Җогып авылыннан. Әтисе укытучы, төрле авылларда укыткан. Әнисе гыйлемле, дини кеше булган. Гаиләдә 4 бала үскән. Әтисе сугышка киткән дә, әйләнеп кайтмаган. Бөтен авырлык әнисе җилкәсенә төшкән.

– 1942 елның апрелендә киткән ул. Иң олы апага 13 яшь кенә булган. Мин яшь ярымлык бала. Апам сөйләве буенча, әти мине күтәреп алган да. “Әй, улым, әти дия башлаганда гына яныңда мин булмыйм инде”, – дигән һәм сәкегә утыртып чыгып киткән. Аның күзеннән яшь сибелеп акты, дия иде апам. Псков өлкәсендә һәлак булган әти.

Армиядән соң егетнең авылда каласы килми, Үрнәккә укырга китә ул. Аннан Казахстан якларында эшли, кайткач Арчада урнаша. “Сельхозтехника”да эшләгәндә аңа Северный урамыннан йорт салыр- га участок бирәләр. Шунда берүзе агач бүрәнәләрдән йорт салып чыга.

– Аннан соң ике тапкыр йорт төзедек инде. Һәрвакыт тирәбездә ярдәм итәргә әзер торучы кешеләр табылды. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады, – ди ул.

 1976 елдан бирле икесе дә дин юлында. “Башта Фәсәхәт апаларга йөри идек. Фәсәхәт апа кабартмаларын пешереп, әзерләнеп көтә. Имеш, безне кунакка чакыра. Ире ишек төбендә саклап тора. Без Корьән укыйбыз. Ул вакытта ачыктан–ачык йөрү рөхсәт ителми иде. Аннан инде мәчетебез булды. Быелга кадәр дин юлын ташламадык. Ике тапкыр хаҗга барып кайттык. Аллага шөкер, балаларыбыз, оныкларыбыз да безнең юлдан китте”, – ди Сания апа.

Сания апа белән Илгизәр абый тигезлекләренең кадерен белеп, бер–берсен аңлап, матур гомер итәләр. Сания апа 30 ел кайнанасын тәрбияли, иренең апасы соңгы көненә кадәр аларда яши. Өч балалары, сигез оныклары бар. Бакчалары бик зур. Илгизәр абый ярата дип Сания апа чәчәкләр үстерә. Йорт–җирләре җитеш. Һәр туган көнгә сөенеп, булган малга шөкер итеп, балалары, оныклары белән горурланып, мондый күркәм тормыш насыйп иткән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып яши бу пар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International