Үзебезнең иминлек өчен

2018 елның 13 июле, җомга

Үзебезнең иминлек өчен

Безнең сәламәтлегебез, иминлегебез күп нәрсәгә бәйле. Моннан күп еллар элек себер түләмәсе дигән афәт районыбыз территориясендә яшәүчеләргә дә зур зыян салган. Аннан һәлак булган терлекләрне күмгән урыннар гына да күпме!

– Безнең районда себер түләмәсе базлары – 82, файдаланыла торган биотермик чокырлар – 51, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Алар барысы да коймалап алынган, төлке, эт кебек җәнлекләр кермәсен өчен капкалары ябык торыр- га тиеш.

Язлар үтеп, җәйләр җитүгә ел саен шушы проблема күтәрелә. Кайсы базның коймасы ауган яки берәр шиферы купкан һ.б. Күп эш тә кирәкми инде тәртипкә китерү өчен.

Үләт базлары авыл җирлекләре җаваплылыгында. Әмма биотермик чокырлардан күбрәк эре хуҗалык- лар файдалана. Шәхси хуҗалыкта сыер яки бозау үлеме юк диярлек. Шуңа күрә эре хуҗалыклар да читтә калырга тиеш түгел.

– Кайбер кешеләр үләт базларына чүп ташлап китәләр, – ди Ринат Фәйзрахманов.

“Икстрой” ширкәте үзе төзегән үләт базларын гарантия срогында тәртиптә тотарга бурычлы.

Ветеринария белгечләре үләт базларының торышын тикшергән. Тәртипкә китерелгәннәре шактый, әмма әле кул тимәгәннәре дә бар.

Әлеге темага багыш- ланган киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары да, хуҗалык җитәкчеләре дә катнашкан иде. Яңа гына Утар Аты авылы белән Орнашбаш арасындагы үләт базы яныннан үтәргә туры килде. Ак калай белән коймаланган, шундый ук калайдан эшләнгән капкалары шыр ачык. Территориясе чабылмаган, капкаларын көчкә ябып терәтеп киттек.

Ринат Фәйзрахманов бер борчулы хәбәр дә әйтте. Чувашия республикасының Батыр, Яльчик, Цивилск районнарында кош гриппы килеп чыккан. Шуңа күрә әлеге республика белән барлык сәүдә мөнәсәбәтләре туктатыла. Алардан Арча районына терлеккә яки продукциягә дип автотранспорт килә икән, бу турыда район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә (телефон: 3–08–93, 3–03–53), дезинфекция ясарга һәм кире кайтарып җибәрергә. Чувашия республикасына терлек сату тыела.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International