“Левитан” әби Каенсарда яши

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

“Левитан” әби Каенсарда яши

Сугыш китергән авыр еларны Әминә апа бүген дә тыныч кына сөйли алмый. Ул еллар искә төшкән саен үзәкләрне өзеп куя. Авылда укытучы булып эшләгән кызга нужа йөген үз җилкәсендә татырга туры килә шул. Ашау, кием такырга, торып уку мөмкинлеге булмаганга, читтән торып, Үрнәктә урнашкан Арча педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, 1946ның гыйнварында туган авылы Яңасалада башлангыч сыйныфларны укытырга алына ул.

1947 нең яңа уку елын Каенсар башлангыч мәктәбе мөдире буларак башлый. Ике укытучыга 68 бала! 2 шәр сыйныфны укыталар. Ул кадәр балага аң-белем бирү авырлыклары сугыш елларындагы ачлык-ялангачлык белән чагыштырганда бик кечкенә проблема булып кала. Мәктәпкә килә алмаган балаларны өйләренә дә барып укыталар. Каяндыр юнәтү мөмкинлеге булмагач, себерке ботакларыннан кечкенә таякчыклар ясап балаларны санарга өйрәтәләр. Әле мәктәбе дә нинди бит — иске мәчет бинасында урнашкан белем йортының нигезләре җимерелгән, стенадагы юкка чыккан мүк урыныннан урамдагы яктылык күренеп тора, кышын салкынлыктан хәтта язу караларына кадәр боз- ланып ката.

Кыен булса да, активлар авыл халкының күңелен юатыр өчен төрле чаралар оештыра, һәр бәйрәм саен концерт я театр куялар: бер бәйрәмгә башлангыч сыйныфлар белән әзерләнсәләр, икенчесенә өлкән сыйныфлар, өченчесендә авыл яшьләре.... Ә чаралар доклад белән башлана. “Мин бер генә тапкыр да доклад укымыйча калмадым, гел йөклиләр иде. Авыл халкы арасында докладчы булып та танылдым. Хәтта кушамат та тактылар үземә — “Левитан”. Ул чакта комсомол оешмалары бар, авыр булса да, күңелле яшәдек”, — дип искә төшерә ул елларны Әминә Муса кызы. Болай да ачлык белән чак көрәшеп яшәгән авыл халкы өстенә көннәрдән бер көнне салым, заем дигәннәре йөкләнә. Монда да авылның интеллегенциясе, бигрәк тә укытучылар башлап йөрүчеләр, заем җыючылар сафында. “Ул заем җыюның авырлыгын әйтеп бетерә торган түгел, — ди Әминә апа. — Йортларда балалар авызыннан өзеп соңгы ризыкларны да алып чыгып китәргә мәҗбүр итәләр. План тулмаганда безнең хезмәт хакы акчасыннан тотып калалар иде. Халык белән эшләүдә иң авыры шул булды”.

Әминә апа укытучы булса да, авыл халкы белән бер булып яши. Бүлеп бирелгән бәрәңге алу, кукуруз, чөгендер арасы эшкәртү, җәй буе печән чабудан укытучы үзе дә, гаиләсе дә читтә калмый. Отпуска дигәннәре әнә шул кырдагы эшләрдә бил бөгеп уза.

Мәхәббәтен Каенсарда очрата ул. Фронт юлларын узган Хатибын: “Бабай бик яхшы кеше булды. Колхозда ул эшләмәгән эш калмады”, — дип еш сагынып искә ала. Ире Хатип белән картлыкларына бергә барып җитү генә язмый — парлы тормыш тарихы 41 елдан соң тәмамлана. Иң олы бәхете — Әминә апа 6 баланың әнисе булу бәхетен татый, бүген дә ул биш баланың, кияү-киленнәренең, онык-оныкчыкларының газиз кешесе. Олы улының гына гомере кыска була — 46 яшендә кинәт бакыйлыкка күчкән.

Әминә апаның ике ай элек аягына операция булган. Аңарчы аягында нык басып йөрсә дә, хәзер сәламәтлек какшау үзен сиздерә, күбрәк ял таләп итә. Балачактагы авырулар хәзер килеп чыга, күрәсең. 3 нче сыйныфта укыганда Яңасаладан Каенсарга, апасының хәлен белергә барганда, карлы-боз-лы суда чабата кигән аягы тоймаска әйләнә кызның. Шуннан ул аяк- ларына баса алмыйча ярты ел урын өстендә ята. Үзен бүгенге көнгә кадәр яшәткән язмышына рәхмәтле ул. .

Каенсардагы төп йортка һәммәсе бергә җыелганда зур йорт умарта күчедәй гөжләп тора. Әминә Хаҗиәхмәтованың 90 яшьлек гомер бәйрәменә һәммәсе җыела алмаса да, балалары кайткан иде. Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килде һәм Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Әминә апаны котларга дип тагын бер кадерле кунагы килгән – килендәше Нурия. “Без гомер буе тату булып, ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшәдек”, — ди ул. Кунаклар тагын да килер әле. Йөзләрчә балага хәреф таныткан, кулыннан җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучылары Әминә апаларын укучылары да онытмый. Алар да укытучы апаларын гомер бәйрәме белән котларга ашыга. Исән чакта бер күрешү үзе бәхет бит ул.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International