Комсомол безгә Ленинны күрсәтте

2018 елның 21 сентябре, җомга

Комсомол безгә Ленинны күрсәтте

Комсомол булганнар яхшы хәтерли: комсомол булыр өчен ныклап әзерләнергә кирәк иде. ВЛКСМ дип аталган әлеге оешманың уставы бар һәм аны яттан белергә кирәк, комитет әгъзалары каршында сорауларга җавап бирәсе бар бит. Сугышларны, сугыштан соңгы, бөек төзелешләр чорын исән-имин үтеп яшәп килгән ВЛКСМ, үзгәртеп кору җилләре исеп, 1991 елда яшәүдән туктады.

Юбилей уңаеннан кичәге комсомоллар – “Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам” дип җырлаган буын белән сөйләштек. Истәлекләр төрле булса да, әлеге яшьләр оешмасы турында фикерләр уртак иде.

Комсомолдан, хатирәләрдән башка, берни дә калмады дисәк, ялгышабыз кебек. Аңардан оештыра белү тәҗрибәсе калды. Бүгенге сәясәтчеләр, депутатлар, олигархларның да байтагы кичәге комсомоллар. Нәрсә генә сөйләсәләр дә, комсомол яшьләр өчен таяныч булды. Башкаларны үзе артыннан ияртә алырлык зур көч булып торды ул. Сугышта җиңү, шәһәрләр, заводлар төзү, тимер юллар салу, чирәм җирләрне күтәрү, студент отрядлары һ.б. – шуның ачык мисалы.

Мин үзем дә, университетка укырга кергәнче, Казанда мех берләшмәсендә комсомол-яшьләр бригадасында эшләп алдым.

Мех бүрекләр тегүче гади эшчеләр идек без. Шау-гөр килеп җыелышлар үтәр иде. Мәктәпкә укучылар белән очрашырга барабыз. Эшебез, күңелле тормышыбыз турында тегеләрне кызыктырып сөйлибез. Төрле спорт чараларында катнашабыз. Кышын чаңгыга басабыз. Алдынгы яшьләр бригадасы буларак шагыйрьләр, композиторлар белән очрашабыз. Радиодан сөйлибез. Бригада белән ял итәргә Азов диңгезенә кадәр бардык. Бригадирыбыз Луиза апа, безне җыеп, күренекле артистлар концертына, театрга алып бара. Аннан берәр кафега кереп утырабыз. Әнә шундый тынгысыз тормыш, якты уйлар мине университетка алып килде дә...

Өчиледән ВЛКСМның ХVII съезды делегаты Илдус Зиатдинов:

“Известия” колхозында икътисадчы булып эшләгәндә хуҗалыкның комсомол секретаре булдым. Комсомол яшьләр фермалары, комсомолның комбайн, трактор агрегатлары оештырып, ярышлар үткәреп, дәртләнеп эшләгән еллар ул. Комсомолның 17 съездына Татарстаннан делегат итеп сайладылар. Яшь колхоз рәисе, актив комсомол буларак, Кубага халыкара яшьләр фестиваленә кадәр бардым. Комсомол еллары миңа зур тормыш тәҗрибәсе бирде. Колхоз рәисе, авыл

Советы җитәкчесе булып эшләдем. Яшьләрне киләчәккә, яхшы тормышка дәртләндерә торган яхшы идеология булды ул комсомол!”

Бер бүлмәдә утырган хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов комсомол белән бәйле кызыклы хатирәләрне гел искә ала.

Ул колхозда комсомол оешмасы җитәкчесе булып торган кеше. “Тормышта бушлык булырга тиеш түгел, – дип саный ул. Бушлыкта чүп–үлән үсә. Комсомол – яшьләрнең тормышын тутырып торучы, иртәгеге көнгә өмет уятучы идеология ул. Тормышыбыз яхшы булсын дип, тырышып йөргән көннәр. Кайберәүләрне тәртибе буенча комсомолдан азат иткән очраклар да булды. Берьюлы тракторчы егетне комсомолдан чыгардык. И-и, дулап чыгып китте бу клубтан. Кайтырга дип клубтан чыксам, җигелгән атның сбруйларын кискәләп киткәннәр... Тракторчы егетнең үч алуы булгандыр инде. Икенче бер очрак. Районда спорт ярышлары үтә. Без кайвакыт ул ярышларны белмичә дә калабыз. Хәбәр итмиләр. Шуннан мин бу турыда район газетасында язып чыктым. Сиңа нәрсә җитми дип, бер почмакка китереп кыстылар. Яхшы тормыш өчен көрәш еллары да иде ул...”.

Чөмә–Елга авылында яшәүче ветеран педагог Наилә Динмөхәммәтова Сикертән клубында “Комсомол – кояшлы яшьлек” дигән кичә оештырулары турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

“Комсомол елларын бик сагынабыз, – дип сөйләде ул. – Комсомол безне Мәскәүгә кадәр алып барды, юлбашчыбыз Ленинга кадәр күрсәтте. Арчаның 2нче мәктәбендә укыдым мин. 10Д сыйныфында укыган вакыт. Классның комсомол секретаре идем. Класслар арасында комсомол туган көнгә ярыш оештырдылар. Җиңүче Мәскәүгә юллама белән бүләкләнәчәк иде. Класс бүлмәсе эченә кадәр буядык. Тырыштык, җиңеп чыктык! Мәскәүгә бардык, иртәнге 4тән чират торып, мавзолейга кердек, Ленинны күрдек. Комсомолны бик сагынабыз...”

Югары Пошалымнан заманында тегүче булып эшләгән, аннан терлекчелектә хезмәт иткән Гөлгенә Гыйниятова:

“Иске Кырлай мәктәбендә укыганда комсомолга кергәнем яхшы хәтеремдә, – дип сөйләде. – Ленинның биографиясен тырышып өйрәндек, нәрсә ул ВЛКСМ – аны өйрәндек. Комсомолга керми калу зур хурлык иде. Комсомолга кергәч, “Комсомол булуың белән котлыйм!” дип, бер–беребезгә котлау открыткалары бирешкәнебез хәтеремдә. Комсомол булу ул үзенә күрә горурлык та, патриотик хисләр дә, җаваплылык та иде”.

Утар Атыдан ветеран педагог Илсум Садыйков:

“Субаш Аты авылыннан Арчага комсомол комитетына барганыбыз яхшы хәтеремдә, – дип хатирәләре белән уртак- лашты. Аякта чабата, 20 километр араны үтеп, комсомолга керергә дәртләнеп бардык. Комсомол ул яшьләрне тәрбияли торган зур көч булды. Начар укысаң, тәртибең начар икән – комсомолга алмыйлар. Аның хурлыгы ни тора! Комсомол җыелышыннан өркеп торырлар иде. Анда начар яктан сөйләсәләр – оятыңнан җир тишегенә керердәй буласың. Ул әти-әниеңә дә ишетелсә – бетте... Менә нинди тәрбияви көчкә ия булган ул комсомол!”

Сөйләшүне тагы да дәвам итәргә була. Шушы урында нокта куеп торыйк. Хөрмәтле газета укучылар, сез дә комсомол турындагы хатирәләрегезне газета аша сөйли, уртак- лаша аласыз.

Румия НАДРШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International