Иң актив халык дружиначылары

2018 елның 21 сентябре, җомга

Иң актив халык дружиначылары

Ирекле халык дружиначыларына республикада зур игътибар бирелә. Безнең районда да бүгенге көндә 20 отрядка 205 халык дружиначысы бар һәм алар уңышлы гына эшләп тә килә.

– Әлеге отрядларның уналтысы – авыл җирлекләрендә, дүртесе – Арчада, шәһәребезнең дүрт ягында (Арча сөт заводы, Арча элеваторы, “АСПК” кирпеч заводы, Арча педагогика көллияте) җәмәгатьчелек тәртибен саклый, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җәмәгатьчелекне саклау буенча өлкән инспекторы Рәмзия Тимергалиева. – Һәрберсе үз вазыйфасына җаваплы карый, төрле массакүләм чаралар вакытында участок инспекторларына, полиция хезмәткәрләренә ярдәм итә. Үрнәк зонасында участок инспекторы Марат Бариев Арча агросәнәгать көллиятеннән Лилия Вәлиеваны һәрчак мактап телгә ала. Арча педагогика көллиятеннән Фаил Галимҗанов, Арча сөт заводыннан Фаил Гафиятуллин турында да иң яхшы фикерләрне генә әйтәсе килә. Бу егетләр офицерлар патруле составында да тәртип сагында торалар. Ирекле дружиначылар график нигезендә һәр атна җомга, шимбә көннәрендә кизү торалар. Массакүләм чаралар вакытында да алар ярдәмгә ашыга.

– Без Арча агросәнәгать көллияте студентлары белән эшлибез. Һәр чарада катнашырга, тәртип сагында булыр- га тырышабыз, – диде Лилия Вәлиева.

Аеруча мактауга лаеклы ирекле халык дружиначылары бүләкләргә дә лаек була. Бу атнада да район хакимиятенең кече залында шундый тантана үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин ирекле халык дружиначылары “АСПК” җәмгыятеннән Айдар Ильясов, Арча педагогика көллиятеннән Фаил Галимҗанов, сөт заводыннан Фаил Гафиятуллин, Иске Кырлай мәктәбе җитәкчесе Хәйсәр Гыйлаҗев, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев, Апаздан Илнур Закиров, Шушмабаштан Әнис Шәймәрданов, Арча агросәнәгать көллиятеннән Лилия Вәлиева, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, Ташкичүдән Алсу Габдрахмановага истәлек бүләкләре тапшырдылар.

– Бүген биредә иң активлар катнаша. Киләчәктә андыйлар тагын да күбрәк булыр, дип уйлыйбыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – диде Рамил Гарифҗанов.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International