Көзге кросс

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Көзге кросс

      20 нче октябрь көнне Арча шәһәре стадионында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район беренчелегенә җиңел атлетика буенча кросс ярышлары булып узды. Бу ярышларда 25 яшькә кадәр булган кызлар 2 км, ә югарырак яшьтәге хатын-кызлар 1км арада көч сынаштылар. Кызлар арсында иң яхшы нәтиҗәне  педагогия көллиятеннән Елена Гаранина (8.36) курсәтте. Хатын-кызлар арасында 1 км араны 4 минут 10 секунд вакыт белән Гузәл Замалиева җиңу яулады. Егетлэр арасында 3 км арада иң яхшы нәтиҗәне  педагогия көллиятеннән Ильназ Яруллин курсәтте (11.23). Өлкәнерэк яшьтәге ир-егетләр арасында 2 км дистанцияне 7 минута 33 секунд вакытта узып спортмәктәбеннән  Адель Музипов җиңеп чыкты.

      Команда ара беренчелектә  уку йорталы арасында беренче урында Арча педагогия көллияте икенче, өченче урыннарда Аграр колледжы һәм Гуманитар техникумы.Оешмалар арасында ДОСААФ командасы беренче урында, икенче урында “Арча” спортмәктәбе, өченче урында Музыка мәктәбе.

      Җиңучеләребезгэ районыбызның яшьләр эшләре  һәм спорт булегенең буләкләре тапшырылды.

 

Б.К.Бакиров ярышларның баш хөкемдары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International