Сез референдумда катнаштыгызмы?

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Сез референдумда катнаштыгызмы?

18 ноябрьдә Татарстанда үзара салым акчасын җыю буенча референдум узды. Элегрәк елларда әлеге референдум сизелмичә генә узса, соңгы елларда ул сайлау вакытындагы кебек бәйрәм төсмере ала. Быел да шулай булды: иртәдән референдум узучы участокларда музыка яңгырый.

Наласа мәдәният йорты фойесында урнашкан сайлау участогына халык иртәдән килә башлады. Гадәттәгечә, гаиләләре белән киләләр. Авыл халкы бу программаның бик уңышлы булуына инанды инде. Җирлектә үзара салым акчасына һәм дәүләт ярдәменә таянып бик күп эшләр башкарылды. Хәзер урамнардан нинди  генә табигать шартлары булса да җиңел машина белән җилдереп йөрергә мөмкин. Шулай ук зират, чишмәләр төзекләндерелде. Киләсе елга да һәр кешедән 300 сум җыярга планлаштырыла. Бу акчалар зиратны коймалау эшен төгәлләүгә, юлларны карап торуга, урамнарны яктыртуга тотылачак.

Биредәге референдум барышы белән “Яңа гасыр” телеканалы журналистлары да кызыксынды. Алар  авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, күзәтүче Исрафил Насыйбуллин һәм авыл кешеләре белән аралашып, үзара салымга бәйле фикерләрен белеште, әлеге программа буенча башкарылган эшләрне төшерделәр.

“Апаз авыл җирлегендәге 950нче сайлау участогында иң беренче булып Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тавыш бирде”, — дип хәбәр итте китапханәче Илүсә Сафиуллина.​

Арчаның сәнгать мәктәбендәге 941нче учас- токка иң беренче булып Нурия Мифтахова килгән. “Аңа бүләк тапшырдык”, — диде Гөлнара Сабирова. Тавыш биреп чыгучылар да фикерләре белән уртаклашты. “Без Почта урамында яшибез. Бер яклы гына урам. Икенче ягында елга. Юл начар, дип зарлана да, яхшы дип мактана да алмыйм. Киләсе җәйгә урамга асфальт җәймәсләр микән дип өметләнәм. Хәзер һәр кешедә машина. Кереп-чыгып йөрүләре җайсыз”, — ди Рәзинә Абдуллина. Тау асты урамында яшәүче Әлфия Хәйруллина да Арчаның киләчәге өчен үз тавышын бирергә килгән. “Быел урамга таш җәйделәр, анысы. Асфальт булса, тагын да яхшырак булыр иде. Аннан Вахитов урамыннан безгә чишмә суы агып төшә. Шуңа торба салып калдырдылар. Тик ул биек булган, машинаның асты тия. Рәтләсәләр рәхмәтле булыр идек. Ә референдумга теләп килдем. Үзебезнең Арчабызны матурлау өчен тотылачак бит ул акча. Торган җиребез күркәм булса, үзебезгә дә күңелле”, — ди ул.

942нче сайлау участогына да тавыш бирергә теләүчеләр участок ачылуга ук килә башлады. “Халык актив килә, — ди участок комиссия-

се рәисе Руслан Гыйниатуллин. — Арчабызның яшәеше уңаеннан үзләренең тәкъдимнәрен дә кертәләр. Ул тәкъдимнәрне җиткерер өчен шәһәр Советына барырга киңәш итәбез”.

Киләсе елга Югары Аты авылында үзара салым акчасын 500 сумнан җыя- чаклар. Бу хакта авылның старостасы (бу авылда староста бар!) Радик Мөхәммәтгәрәев җиткерде. “Ел саен шулкадәр җыя-

быз. Халык акчаны теләп бирә. Чөнки беләләр, бу акча үзебезнең авылның тормышын яхшырту өчен тотылачак. Узган елларда җыелган үзара салым акчасына ике зиратның коймасын яңарттык, яңа су гидранты эшләнде, авыл урамындагы юлларга вак таш җәелде”, — ди ул.

Арчаның 1нче мәктәбендә урнашкан 940нчы сайлау участогына халык иртәнге сәгать 9 белән 10 арасында күп агылды. Хәтта чират торып тавыш бирделәр. Чират торганда уй-фикерләре, теләкләре белән дә уртаклаштылар. Күпләр Арча шәһәре матурланды, диде, Арчада урамнардагы юлларны яхшыртасы, тротуарларны арттырасы бар, дип тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Арчаның Кирпеч урамында яшәүчеләр: “Безнең урам юлын рәтлисе бар, үзара салым акчасы юлларны рәтләүгә тотылсын иде”, — диде.

Яңасала авыл җирлегендә узган референдумда да авыл халкы актив катнашкан. “Авылның киләчәге өчен үз тавышларын бирүче авылдашларга рәхмәт”, — ди китапханәче, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Яңасала башлангыч оешмасы җитәкчесе Фәридә Борһанова.

20 сәгатьтә Арча районының барлык сайлау участокларында тавыш бирү төгәлләнде. Район сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров белдерүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 74 проценты катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International