Пенсионерларга – өстәмә

2018 елның 14 декабре, җомга

Пенсионерларга – өстәмә

Редакциягә бер ир-ат болай дип шалтыратты: “Киләсе елдан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән пенсионерларга акча арта икән. Шул турыда аңлатып язсагыз иде. Минем хатын клубта эшләп пенсиягә чыкты. Аның да пенсиясе артамы?”

Сорауларга Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонда идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина җавап бирә.

– Гөлназ Гыйлембаевна, 2019 елдан авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларга нинди өстәмәләр була?

– 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел календарь көнлек стажы булган һәм бүгенге көндә эшләмәүче һәм авыл җирендә яшәүче пенсионерларның пенсияләре 1245 сум 73 тиенгә артачак. Яшь һәм инвалидлык буенча пенсиягә чыгучыларга кагыла бу.

– Авыл хуҗалыгында кимендә 30 еллык стажы булып та, әгәр дә ул бүген авыл җирендә яшәми икән, аның пенсиясе артмаячак.

– Әйе.

– Авыл җирендә авыл кешесенә хезмәт күрсәтүче төрле һөнәр ияләре яши. Мәсәлән, ул мәктәптә, балалар бакчасында, кибеттә, бухгалтериядә, почтада, клубта, китапханәдә эшләргә мөмкин. Аларның пенсиясе артамы?

– 1992 елга кадәр кимендә 30 ел авыл хуҗалыгы стажы булган барлык һөнәр ияләренең дә пенсиясе артачак. Укытучы, тәрбияче, кибетче, бухгалтер, клуб мөдире һ.б – аларның да пенсиясе артачак. Ә менә 1992 елдан бары тик авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларга гына пенсия өстәләчәк. Укытучы, тәрбияче, хәтта хисапчыларга да пенсия өстәлми.

– Арча шәһәре составына кергән авыллар да бар. Ул авылларда яшәүче пенсионерларга пенсия өстәләчәкме?

– Арча шәһәре составына кергән Айван, Төбәк-Чокырча, Зур Бирәзә, Божа, Күпербаш авылларында яшәүчеләрнең дә пенсиясе артачак.

– Кимендә 30 ел календарь көне, дидегез. Аңа армиядә хезмәт иткән чор, декрет ялы керәме?

– Хәрби хезмәт үткән чор авыл хуҗалыгы стажына исәпләнми. Ә менә бер балага 1 ел ярымга кадәр декрет чоры (ул 6 елдан артмаска тиеш) стажга исәпләнә.

– Ире яки хатыны вафат булгач, үзенең пенсиясе аз булганлыктан, ире яки хатынының пенсиясен алучыларга бу закон кагыламы?

– Юк, аларның пенсиясенә өстәмәләр булмаячак.

– Өстәмәләрне исәпләтү өчен Пенсия фонды идарәсенә килергә кирәкме?

– Килергә кирәкми. Пенсия фондында һәркемнең мәгълуматлары бар.

– Әгәр дә эшләүче пенсионер эштән чыкса яки эшләмәүче пенсионер эшкә урнашса?

– Кабатлап әйтәм, бу закон эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла. Әгәр дә эшләүче пенсионер эштән китсә, ул Пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язарга тиеш. Эшләмәүче пенсионер эшкә урнашкан очракта, шулай ук Пенсия фондында гариза яза. Эшкә керүләре турында Пенсия фондына белгертмәсәләр, эшкә урнашкан көннән алып барган өстәмәләрен кире кайтарырга туры киләчәк.

 Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International