Үзең эзләп табасы

2018 елның 14 декабре, җомга

Үзең эзләп табасы

11 декабрьдә Арчада “Авыл хуҗалыгы тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” дип аталган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары, министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

– 2018 елны уңышлы ел булды дип әйтә алмыйбыз, – диде Марат Әхмәтов үзенең кереш сүзендә. – Төньяк районнар һава торышыннан азрак зыян күрде, ә менә корылыкка дучар булган зонада 60 мең гектарда игеннәр тишелмәде дә. Авыл хуҗалыгына артык ярдәм көтә алмыйбыз. Шуңа күрә ел беткәнче үк җыелып сөйләшергә булдык, булган шартларда резервларны ачыклап һәм кулланып яшәргә тиешбез.

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов 2018 елда игенчелектәге нәтиҗәләр, 2019 елга бурычлар турында сөйләде.

Игенчелектә бөртекле ашлык берәмлеге дигән төшенчә кулланалар. Авыл хуҗалыгы культуралары бөртекле ашлык берәмлегенә күчереп исәпләнелә. 2018 елда республика буенча бер гектардан 22,2 центнер бөртек берәмлеге җыйнап алынган. Безнең район әлеге күрсәткеч буенча 14нче урында – 26,5 центнер. “Кырлай” ширкәтендә 36 центнердан артык.

Республикада иген культураларының 90 сорты игелә. Болар бар да районлаштырылган сортлар. Уңышның нинди булуында сортлар мөһим роль уйный. Перспектив сортлар гектарга 10 центнерга кадәр өстәмә бирә.

– Әгәр республика буенча бары тик оригиналь һәм элиталы сортлар гына чәчсәк, өстәмә рәвештә 5 млрд. сум табыш алып булыр иде, – диде Илдус Габдрахманов.

Уңышны барлыкка китерүче факторлар күп. Безнең җирләргә ашлама кертмәсәң, зур саннарга өмет итә алмыйсың. Минераль ашламалар кыйммәт, аларны бөтенләй ала алмаган хуҗалыклар да бар. Ә бит ашламалар аяк астында! Сидераль культуралар бер гектарда 380 килограмм- га кадәр (тәэсир итүче матдәләрдә) ашлама калдыра. Күпьеллык үлән җирләре – 180, бөртекле-кузаклы культуралар 70 килограммга кадәр ашлама бирә! Әле ферма яннарында өелеп яткан тиресне дә өстәсәң! Чәчү әйләнешенә рапс кертү һ.б.

Шулай ук дым саклау буенча технологик алымнар куллану, үсемлекләрне кыяктан тукландыру, корткычлардан саклау – болар барысы да мөһим.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгышыннан күренгәнчә, Арча районы 11 айлык нәтиҗәләр буенча терлекчелектә дә 14нче урында. Ел башына караганда 4 урынга югары күтәрелгәнбез. “Күчеш чорындагы кыенлыкларга карамастан, арчалар әкренләп тотрыклы үсешкә чыгалар. Тәүлеккә 175 тонна сөт Арча районы өчен чик түгел. Әмма моның өчен заманча технологияләр кирәк. Бу планда алар әлегә калыша. Сөтнең сезонлыгы 26 процент булу да алар файдасына түгел”, – диде.

Сөтнең сезонлыгы дигәнебез, сыерларны ашатуга бәйле инде.

Республиканың 50 иң яхшы хуҗалыгы арасына безнең районнан “Курса МТСы” ширкәте генә кергән, ул 26нчы урында, бу хуҗалык 28 пунктка алга күтәрелгән. 17 хуҗалыкның 15е позицияләрен ныгыткан. “Ашыт”, “Казанка” ширкәтләре, Закирҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы, яңа оешуларына карамастан, ярыйсы гына үсеш биргән.

 Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International