Ул туганнарына рәхмәтле

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Ул туганнарына рәхмәтле

Урта Сәрдәнең чибәр, уңган кызы Язиләнең авылның булдыклы егете Хафиз белән гаилә корып җибәрүенә авылдашлар аптырамый, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.

Әкренләп гаилә ишәя, бер-бер артлы уллары Салих белән Харис туа. Тик гаилә бәхетенә гражданнар сугышы киртә куя — Хафиз сугышта һәлак була. Япь-яшь кызы тормыш йөген ялгызы тартып бара алмас дип Галимҗан абый кызы Язиләгә киңәш бирә: “Кызым, бу балаларны ялгызың үстерә алмассың, приютка бир”. Ата сүзен аяк астына салып булмый, тормышлар да авыр, әти кеше белми сөйләмәс, дип, Язилә тәвәккәлли...

Берничә елдан ул янә тормыш кора — авылның Хәйрулла атлы егетен үзенә яр итә. Гаиләне тулыландырып дөньяга Мөршидәләре аваз сала. Ә язмыш бу нарасыйга сынауның иң авырын әзерләгән икән — имчәк баласын ятим калдырып Язилә апа авырып үлеп китә.

Ә гомер ага да ага. Мөршидә апа 10 гыйнварда 95 яшен тутырды. Үги әнисе Фатыйханы газиз әнисе дип үскәнгә, бу тарихны әтисе, туганнары сөйләвеннән генә белә ул. Бүгенге көндә әби туганнан туганы Әгъзәмнең кызы Нурия Фәхриева гаиләсендә яши. Нурия ханымның ире Рөстәм, улы Ришат та үз итеп яратып, “Мөршидә әби” дип кенә торалар үзенә.

Аллаһы Тәгалә парлы итеп яратмаган, күрәсең, гаилә корып яшәү, балалар үстерү язмаган Мөршидә апага. Тик туганнары якын итеп, гел хәлен белешеп яши. Кышларын Арчада яшәсәләр, җәйгә Фәхриевлар бергәләп әбине төп нигезенә Урта Сәрдәгә алып кайта. Биш ел инде шулай яшәп яткан көннәре. “Быел җәй кайта алса, киләчәктә кайтып йөри дә алмас инде, юл йөрүләрне авыр кичерә башлады”, — ди Нурия апа.

Мөршидә апа үзен тәрбияләүчеләргә хәер-хаклы. Аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, рәхмәт укып яши. 12 яшеннән колхозда эшли башлап, авыр эшләрдә бил бөккән, ачлыкны алабута күмәчләре ярдәмендә кичереп, булганына шөкер итеп яшәүче әбигә бүгенге тормышы оҗмахка тиң. “Ил-көннәр тыныч булсын”, — дип тели ул.

Мөршидә Хәйруллинаны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова һәм район социаль яклау бүлегеннән дә килгәннәр иде.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International