Авыл яме – атларда

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Авыл яме – атларда

Узган җәйдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән Курса-Почмак урамыннан барабыз. Берзаман болын ягыннан ат көтүе кайтып керде. Юлның ике ягыннан урам тутырып кайта болар, машинадан төшеп шактый вакыт әлеге гаҗәеп манзарадан аерыла алмый карап тордым. Без бит үзебезне белә башлаганнан ат көтүе көтеп үскән малайлар. Менә шунда балачакның шул матур мизгелләре чагылып үткәндәй булды.

– Атсыз булмый, – диде Шәйдулла Имам улы. – Алар бит авылның бизәге. Сабантуйларны ат чабышыннан башка күз алдына китереп кара инде син? Амбар, ферма тирәләрендәге вак-төяк эшкә дә ярап тора алар. Аннан, авыл баласы гына түгел, каникулга кайткан шәһәр балалары да атка тартыла, менә дигән тәрбия чарасы да әле ул.

Шәйдулла Сәлаховның “Төрнәле” колхозында рәис булып эшләгәндә сөйләгән сүзләрен мин җай чыккан саен искә төшерәм.

– Хуҗалыктагы атларны малайларга беркеттек, – дигән иде ул. – Бервакыт бер малай кергән: “Миңа ат калмаган”, – дип чын-чынлап елый бу. Бер ат алып кайтып бирергә туры килде үзенә.

Күптән түгел генә чык-кан бер язмамны “Ат бар җирдә бәрәкәт бар”, – дип исемләгән идем. “Атларны “Кырлай” ширкәтендә дә яраталар, эшләре дә уңай килеп тора”, – дип шалтыратты бер газета укучыбыз.

Шул турыда сөйләшкәндә бер әңгәмәдәшем: “Күпме генә язсагыз да, ат заманына кайту юк инде”, – дигән иде. Шунда мин аңа “Кырлай” ширкәтен мисал итеп китердем. Инвестор Габделхәй Кәримов игенчелектә дә, терлекчелектә дә иң яңа технологияләрне кертеп тора, иң куәтле заман техникасы да шушы хуҗалыкта. Бер караганда атка урын да булмаска тиеш кебек. Ә бит районда иң күп ат (122 баш) шушы хуҗалыкта. “Әле тагын да арттырачакбыз”, – ди хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов.

Яңа Кырлайга кунаклар күп килә. Әле менә Яңа ел бәйрәмендә көнгә 300гә кадәр кеше кабул иткәннәр. “Җигүле атка утырып урманга сәяхәт ясарга яраталар, – диләр ат караучылар Габделнур Гомәров белән Марат Миннәхмәтов. – Менә бу ак атлар – шулар өчен”.

Чабыш атлары да бар. Яңа Кырлайда ел саен Россия күләмендә “Ат көне” уздырыла. Быел аны тагын да зуррак итеп үткәрергә планлаштыралар.

Габдрахман Ишморатов дигән байның юргалары заманында Арча данын еракларга тараткан булган. Ул аларны Бельгия, Голландия, Германиягә сатып зур табыш алган. Кем белә, бәлки әле киләчәктә Яңа Кырлайдагы узышларда чит ил чаптарларын да күрербез.

Марат Миннәхмәтов инде 20 елдан артык атлар карый икән. Габделнур Гомәровның стажы – 8 ел. Үз эшләрен бик яраталар. Узган ел 32 тай үстергәннәр.

Ат асрау кайсы яктан алсаң да файдалы. Итенә дә сорау зур. Ашарга да талымсыз бит бу маллар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән кайсы хуҗалыкта күпме ат барлыгын карап утырдык. Айзат Сәлаховның (Шәйдулла Сәлаховның улы) фермер хуҗалыгында – 100, “Ашыт” ширкәтендә – 86, “Ак барс” агрокомплексы”нда – 80, “Курса

МТСы”нда – 44, “Пионер” хуҗалыгында – 28, Лотфуллин З.Р. ширкәтендә – 22, “Северный”да – 17... Район буенча – 567. Бер ат та булмаган хуҗалыкны күз алдына китерүе кыен, әмма андыйлар да бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International