11 февраль конне Арчаның 7 нче номеры мәктәбе базасыда “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип исемләнгән өстәмә белем бирү педагоглары өчен һөнәри осталыкны арттыру Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Республика этабында Арча укучылар Сарае педагоглары Исмәгыйлев Надир Дамир улы, Сафин Ленар Яхи улы, Яңа Кенәр балалар иҗат йортыннан Вилданова Гөлфия Шамил кызы, Фаязов Марат Марсель улы катнашачак.