“Мин татарча сөйләшәм”

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Арча 3 нче номерлы мәктәбенең 3 нче “В” сыйныф укучылары  “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган Республика бәйгесендә катнаштылар.  Сыйныф җитәкчесе һәм мәктәп китапханәчесе белән балалар төрле оешмаларга барып татар телен күпме дәрәҗәдә белүләре белән кызыксындылар, сораулар алыштылар. Шундый бер очрашуда районыбызның үзешчән артисты Ризидә апа Гарифуллина белән дә очраштылар. Ризидә апа, укучыларга үзенең уй-фикерләрен җиткерде, татар телен онытмауларын, ана телен саклап калуларын үтенде.

Укучылар, үзләре дә бу бәйгегә күп көч керттеләр: рус мультфильмын тәрҗемә итеп аудиоязмага яздырдылар, “Су - җирдә иң зур могҗиза” дигән әкиятне сәхнәләштерделәр. 

Тулырак мәгълүматны ВК сайтында https://vk.com/public180820989 сылтамасы астында карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International