Апаз мәктәбенең сөенечле көннәре

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Апаз мәктәбенең сөенечле көннәре

“Бу ярышлар бигрәк тә кызыклы булачак, – дип алдан әйтеп куйды район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Чөнки быелгы уку елында беренчелек өчен көрәш барачак!” Мондый хәлиткеч ярышны ничек карамыйсың инде! Фотоаппаратымны алып төшеп киттем стадионга!

Көннең матурлыгы! Кояш, җылы, сандугачлар сайрый, җир өсте сары чәчәкләрдән алтынга төренгән. Стадионда күңелле шау- шу! Бер-берсе белән күрешәләр, сөйләшәләр, көлешәләр...

Ярышта 49 башлангыч профсоюз оешмасыннан 287 кеше катнашты. 100 метрга кросс уздылар, 400 метрга, 800 метрга йөгерделәр, эстафетада катнаштылар.

Мәктәп директорлары Зөлфәт Дәүләтбаев (Түбән Мәтәскә), Вәсим Бәдретдинов (Носы), Раушан Котдусов (Пөшәнгәр)... – бар да шунда. 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында 100 метр арага йөгерүдә иң әйбәт күрсәткеч Арчаның 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Гәрәевада булды. Волейболны да Лилия оста уйный. 400 метр араны Арчаның 9нчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина шулай ук иң җитез йөгереп үтүчеләрнең берсе булды. Хатын-кызлар эстафетасында да Арчаның 9нчы балалар бакчасы командасы үзләрен иң җитезләр итеп таныттылар.

800 метрга 40 яшькә кадәр бер төркем хатын-кызлар старт алды. Арада оста йөгерүчеләр бар. Арчаның 6нчы балалар бакчасының яшь тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина төркемнән аерылып алга чыкты. Йөгереп, велосипедта, чаңгыда йөреп чынык-

кан Арчаның 5нче

гимназиясеннән Гүзәл Абдуллина  азрак арткарак калып йөгерә. Гүзәл Ләйсәнне узармы?  “Гүзәл көч саклап бара...”, – дип күзәттеләр. Дөрестән дә шулай булды. Гүзәл алга ыргылды һәм үз төркемендә финишка беренче килде.

Яңа Кишет мәктәбе физкультура укытучысы Рәдис Сәйфетдиновны без көрәшче буларак беләбез. Бер елны ул Арча Сабантуенда батыр калды.  40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында (100 метр) иң әйбәт күрсәткеч анда булды.

40 яшькә кадәрле ир-атлар 800 метрга старт алгач, бар да йөгерүчеләрне кызыксынып күзәтте. Чөнки арада оста йөгерүчеләр күп иде. Кем җиңәр? Наласа мәктәбеннән Газинур Лотфуллинга тиңнәр булмады. Аннан аз гына калышып Арчаның 6нчы мәктәбеннән Рәмис Нәбиуллин килде. Апаз мәктәбеннән көрәшчеләр әзерләүче Марат Фаязов –  өченче.

40 яшьтән узганнар арасында Курса-Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов һәм Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин йөгереп тә карадылар. Куып тотам димә. 400 метр арада иң әйбәт күрсәткеч аларда булды.

Йөгерүдә гомуми нәтиҗәләр буенча Арчаның 6нчы мәктәбе – 1нче, Апаз мәктәбе – 2нче, Арчаның 2нче мәктәбе 3нче урынны алды.

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спортның 10 төре буенча ярышкан коллективлардан Апаз мәктәбе (җитәкчесе Раушан Сибагатуллин)1нче урынны алды. 2нче урында – Арчаның 7нче мәктәбе (Альмира Гатауллина), 3нче урында – Түбән Мәтәскә (Зөлфәт Дәүләтбаев) мәктәбе. Котлыйбыз!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International