Кәчедә шахтер әби яши

2019 елның 14 июне, җомга

Кәчедә шахтер әби яши

Нурания апаның шахтада эшләгәнлеген белгәч, ничек итеп тә күз алдына китерә алмадым, ирләр башкара торган авыр хезмәтне ирләргә хас эре гәүдәле кешеләр генә булдыра ала сыман тоелды. Ә беркөн Кәчедә Нурания Бәдретдиноваларның йортында булып, әбинең үзен күргәч аптырап та калдым: кечкенә гәүдәле, нурлы йөзле шушы әби шахтада эшләгәнме?! Хәер, яшь чагында нинди булгандыр бит...

Нурания Бәдретдинова Апас районында туып-үсә. Сугыш башланган елны тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән кыз ул чордагы бар авырлыкны күреп, белеп үсә. “Әти сугыштан кайткач тормышлар рәтләнер”, – дип яшәгән балаларның өмете акланмый, сугыштан соңгы еллар аерата авыр була. Өстәвенә, салымнар белән талкый хөкүмәт. Әнә шул салымнар кызны шахта шулпасын татырга этәрә дә инде.

Көчле рухлы әтисенең салым вакыты җиткәч, каян акча табыйм икән, дип елап утыруын күреп, “Фәләннең улы шахтада эшләве турында белешмә җибәргән дә, алар гаиләсен салымнан азат иткәннәр икән”, – дип сөйләшүен ишетеп калган Нурания ничек тә шахтага китеп, әти-әнисенә ярдәм итү турында уйлана башлый. Колхоз рәисе белән әйбәт мөгамәләдә булган ата 16 яшьлек кызына паспорт юнәткәч, үз авылларыннан Кемерово өлкәсенә шахтага китүче кызларга ияреп Нурания дә тәвәккәлли. Тик кызны яше җитмәү сәбәпле шахтага төшермиләр. Ярты елдан соң гына, күрше райондашы аркылы шахта дигән серле дөньяга керә ул. Һәм гомеренең 8 ел ярымы шунда уза. Ул еллар эчендә чәчләр агарырлык нинди генә вакыйгалар, шахтада ничаклы авария булмый! Танышларын шахта баскан мизгелләр ничек авыр булгандыр җанына.

Ярты ел эшләгән Нураниянең беркөн чын яшен белеп алалар да, шахтадан чыгарырга, дигән фәрман бирелә. Коты оча кызның: авылдан хат алды бит ул, алар гаиләсенә бу ел өчен түләнгән салымны кире кайтарганнар. Ул шахтадан чыкса тагын тилмерәчәкләр бит. Бәхетенә, тырыш кызны бергә эшләгән хезмәттәшләре җитәкчегә әйтеп алып кала. Шахтада бер ел төрле эштә эшләгәч, махсус курста укытып, күмер табылган урыннарны шартлатучы итеп билгелиләр үзен.

“Көн саен билгесезлеккә ничек төштем икән дип уйлыйм да, сискәнеп китәм. Яшь чакта уйлый белмисең шул. Башта салым түләтмиләр дип кызыксам, салым заманы беткәч, авылга ай саен акча алгач посылка сала идем. Бу якларда ул чорда һаман шул ашау такы-токы. Мин җибәргән кисәкле шикәрне әти чоланга куеп ашарга жәлләп иснәп йөри икән”, – дип хәтер сандыгын барлый ул.

Әлки егете Миншәфыйк белән дә Нуранияне шул шахта кавыштыра. Йортлары янгач, өстендәге киемнәре белән көтүдә калган егет шул төндә үк шахтага чыгып китә. Нурания апаның: “Аның белән бәхетле булдым. Бик яхшы кеше иде”, – дип искә алуы Миншәфыйк абыйның рухын шат кылсын. Өлкән уллары да шул шахта каласында туа гаиләнең, тик гомере генә кыска була, яман чир белән көрәшеп 9 яшенә кадәр генә яши. Кызы Асия белән улы Әдипне икенче бер шахта каласы Гуанаж бистәсендә рус мохитендә үзебезчә, мөселманча тәрбия биреп үстерәләр. Анда гомерләренең өч дистәгә якын елы узып, хәлле тормыш төзелгән булса да, гомере буе күңеленә иман байлыгы җитмәвен тоеп яши Нурания апа. Киңәшләшкәч, Татарстанга кайтырга уйлыйлар. Алдан кайтып урнашкан Миншәфыйк абыйның Кәчедә әле төзелеп бетмәгән йорт алуы да куркытмый аны, татар авылы бит, киләчәктә оныкларны да татарлар арасында мөселман итеп үстерергә язсын дип хыяллана ана. Чынга аша хыял: Асиясе татар егете белән гаилә корса, Әдибе Кәче кызы Фирдинәне яр итә. Шөкер, бүгенге көндә оныклары “Дәү әни”, дип кенә тора, оныкчыклар да ярата үзен, өч айлыгына кадәр танып елмая, үз телендә әбисенә нидер сөйләргә ярата.

Гомере буе хезмәт белән яшәгән Нурания апа бирегә кайтып урнашкач та йорт тирәсенә агачлар утырта. Бүген аларның кайсы җимеш биреп, кайсы шифалы хуш исе, яфраклары белән җанга рәхәтлек бирә, яфрак- лары зекер әйтеп, Нурания апага озын гомер теләп утыра. Әкренләп 90га таба атлаучы әбигә Аллаһы Тәгалә сәламәт озын гомер бирсен.

Алар гаиләсендә 90ны узганчы фани дөнья рәхәтен татып яшәгәннәр берничәгә җыела. Бүгенге көндә бертуганнары: апасы, сеңлесе исән-саулар, алар белән телефон аша да, күрешеп аралашып та җан тынычлыгы алалар. Озын гомер белән бүләкләнүе бәлки сукыр калып утырган әбиләрен карап аның рәхмәтенә ирешеп калудадыр.

Нурания апа һәр елдагыча, быел да ураза тота алган. Шартларын китереп биш вакыт намазын укып гыйбадәтен башкарып бетерә алмаса да, мөмкинлеге булганча казага калдырмаска тырыша. “Татарстаныма кайтып, татарлар арасында яшәп ничек инде шуны да башкармаска?” – ди.

Узган җәйдә бәрәңге чүбен китмәнләп, бакчада, йорттагы эшләрне кулыннан килгәнчә башкарып яшәгән әби быел яз кинәт аякларының авыртып китүе белән килешә алмаганлыктан, Аллаһы Тәгаләдән көн дә ярдәм сорый: “И, Раббым, Әдибем белән Фирдинәмә авыр- лыклар китермә, мине үз аякларымда йөртә күр”.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International