Бу йортның бусагасы нинди генә истәлекләр сакламыйдыр!

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Үтә дә китә гомерләр

Бу йортның бусагасы нинди генә истәлекләр сакламыйдыр! 6 бала үсеп канат чыгарып шушы бусагадан тормыш киңлекләренә очты. Аларның балалары — 17 онык шушы бусагадан узып әби белән бабайсына инде 32 оныкчыкны җитәкләп алып керде. Бүгенге көндә шул оныкчыкларның 5 сабые бусагадан үтеп өйгә узса, йортка илаһи нур иңгәндәй була, яшәү көче арта.

15 июль — йорт хуҗасының туган көнендә тагын хатирәләр белән тулды бу йорт. Иске Кырлайда гомер итүче 90 яшен тутырган аксакал Минсабир Әкбәровны котларга район башлыгы Илшат Нуриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов килде.

Озын гомер алар нәселен үз иткән: Минсабир абыйның әнисе 90 яшьне узып бакыйлыкка күчкән, ә апасы 95не дә узып киткән булган. Бүген, 7 балалы гаиләдә төпчек булып үскән Минсабир абый ялгызы, бертуганнарның һәммәсе гүр иясе. Озын гомер дигәннән, парлы булып озын, бәхетле гомер кичерә алар тормыш иптәше Ханна апа белән. Тик, балалары өч айдан әти белән әнинең бергә яши башлауларының 70 еллыгын бәйрәм итәбез дип хыялланып йөргәндә, үзенең туган көненә өч көн кала кинәт, балаларын ятим, Минсабирын тол калдырып, Ханна апа мәңгелеккә китеп бара. Ул авыр көннәргә август аенда ел була инде... Минсабир абыйның күңеле Ханнасы калдырып киткәнгә һаман ышанмый. Үткәнгә бәйле берәр хатирә искә төшеп сөйләшә башлауга, күзенә яшь тула да фикере чуала. Күркәм пар, авылда үрнәк гаилә булып яшәде шул алар. Яшьлектәге мәхәббәт гомерләре буе озата барды.

Яшь чак. Ханна атлы гүзәл Түбән Мәтәскәдә клубта эшли. Аны күрер өчен Минсабир көн дә диярлек җәяү гармун күтәреп шунда бара. Уйный белмәсә дә, югалып кала торганнардан түгел ул, барыбер хәйләсен таба. Клубка кергәч бераз тын алып утыра да, уйный белүче егетләргә гармунын тоттыра: “Мин 7 чакрым асып төшеп арып беттем, уйнарлык хәл дә калмады, мә, син генә уйначы”. Минсабирын армиягә кайнанасы йортында туачак баласы белән бергә озатып кала Ханна апа. Дүрт елдан хезмәтен тутырып кайт-кан солдатны йортта өч яшь ярымлык Нәкыйп улы каршы ала. Солдатның “Әниең кая?” дигән соравына “Әтине алырга китте”, — дип җавап бирә малай. Баксаң, Ханнасы аны каршы алырга киткән, юлда аймыл булганнар икән. Ханнасы сабырлыкның үрнәге булып, дин юлында халык- ка хезмәт итеп, киңәшләре белән ярдәм итеп яшәде. Авыл халкы да юксына үзен.

Искә төшерсәң хатирәләр бихисап. Гомере буе балык тотарга, ауга йөрергә яратты Минсабир. Үсә төшкәч балалар да иярде. Кызларга кадәр чиләк тотып кармактан балык чүпләр иде... Бервакыт әллә ничә сәгать өметләнеп тә балык эләкмәде. Өйдәгеләрне нәүмиз калдырып булмый дип, балыкны иптәшләреннән сатып алып кайта ул. “Без әтидән куркып тора идек. Тик ул беркайчан сукмады, орышканда да аңга сеңдерерлек итеп әйтә белә иде. Һәр баласын үзенчә яратты. Мин 8 не бетергәч Казанга интернатка китеп укыдым, әти мине атна саен, курыкмасын дип, Түбән Мәтәскәгә автобуска озата төшә иде”, — дип искә төшерә Казанда яшәүче кызы Гөлсинә.

Минсабир абый гомере буе туган нигезендә, кадер-хөрмәткә күмелеп яши. Төп йортта улы Фәрит белән килене Илсинәгә яшь чакта үзләре үрнәк күрсәтсә, хәзер алардан игелек күреп яши. Төпчеге Раушания дә авылда яши, көнгә берничә тапкыр хәл белеп китә. Сугыш башланганда 12 яшен дә тутырмаган малай, тормышның барлык нужасын күреп, сынмый, сыгылмый яшәве, бәхетле тормышы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле.

Туган көнгә кунакка кайткан кияү, оныклар бәхетле мизгелләрне истәлеккә фотога, видеога төшерә. Гомерләр аккан судай үтә дә китә икән дип юкка җырламыйлар. Үтә дә китә икән шул, авырлык күреп яшәсәң дә, җиңел булганда да...

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International