Арча укучылар Сарае ”ЛетоTime " проекты өстендә эшләвен дәвам итә

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Арча укучылар Сарае ”ЛетоTime " проекты өстендә эшләвен дәвам итә.

19 июльдә Арча Укучылар сарае педагоглары ”ЛетоTime " проекты кысаларында «Казан су " паркы территориясендә робототехника буенча мастер-класс үткәрделәр . Теләге булган һәркем, өстәмә белем бирү педагогы Хәкимова Ландыш Фидаил кызы белән берлектә роботлар жыйды җыйды һәм аларны  хәрәкәткә китерде.  Барлык катнашучылар да бик мавыктылар һәм канәгать булдылар. Әлеге мастер-классны Укучылар сарае педагоглары 22 июльдә Җиңү паркы территориясендә үткәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ”ЛетоTime " проектын Арча Укучылар сарае 2019 елның 10 июненнән башлап җибәрде. Проект кысаларында  педагоглар һәр атнанын чәршәмбе көнендә  Җиңү паркында, җомга көннәрендә «Казан су» паркы территориясендә мастер-класслар үткәрәләр. Мастер-класслар 18.00 сәгатьтә башлана.  Элеге чарада теләге булган һәр бала катнаша ала. Әгәр ул нинди дә булса юнәлеш белән кызыксына икән Укучылар сараеның иҗат берләшмәләренә языла һәм яраткан эше белән шөгыльләнә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International