Марат Җәббаров эштән бушаган техниканы мөмкин кадәр күбрәк туфракны көзге эшкәртүдә файдаланырга өндәде

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Марат Җәббаров эштән бушаган техниканы мөмкин кадәр күбрәк туфракны көзге эшкәртүдә файдаланырга өндәде

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  туңга  сөрүне  тәүлек  буе   режимында  оештырырга  икрәк.  Бу  хакта шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров сөйләде.  

Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин катнашты. 

Сезонлы  кыр  эшләре  турында  сөйләгәндә,  Марат Җәббаров, бүгенгә  республикада  туфракны  көзге  эшкәртү  эшләре  планлаштырылганнан яртысы  башкарылган   (авыл  хуҗалыгы культуралары  туфракны  нульдән эшкәртү технологиясе - no-till буенча  эшкәртелә  торган    107 мең гектардан  һәм соңгы  срокларда  җыела  торган 132  га   көнбагыш  мәйданыннан  тыш).  «Бу 1 млн гектарга  якын  җир,  шуның    400 мең   гектарында  туфрак  тирәнтен  эшкәртелде», – дип  өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.  

Марат Җәббаров билгеләп  үткәнчә,   «30га  якын  район  туңга  сөрелә  торган  җирләрнең  яртысыннан  артыгын  эшкәрткәннәр инде,  калганнарына  эшне тизләтергә кирәк,  булачак уңышка  нигез   салу  шуңа  бәйле». Көзге  культураларны  җыю  төгәлләнде,  механизаторлар  эштән бушады һәм   техника да  буш, шуңа  карамастан,  без  көнгә  нибары   30 мең   га җир эшкәртәбез, ә  бит  авыл  хуҗалыгы  техникасының  мөмкинлеге  көнгә  50  мең  гектар җир  эшкәртерлек,  дигән  мәгълүмат  бирде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы.  

«Туфрак  эшкәртү  җайланмаларының  тәүлек  буе  эшләвен  оештырырга  кирәк, һава  шартлары  да  әлегә  әйбәт», – дип  ассызыклады  Марат Җәббаров.

Аның  сүзләре  буенча,  быел  “Агрокөч” АҖ бүлекчәләрендә   төнгү  сөрүне  оештырдылар,  бу  сезонлы  кыр  эшләренең  темпларын  шактый  тизләтергә  ярдәм  итәчәк.  

 Ведомство  белешмәләре  буенча,   Зәй, Кайбыч, Кукмара һәм  Спас  районнарында  25 югары җитештерүчәнлекле  агрегат  тәүлек  буе  эшли.  Шулай  ук  Буа, Чирмешән,  Актаныш, Әтнә, Арча, Саба, Мөслим, Яңа  Чишмә, Теләче, Чүпрәле һәс Сарман районнарының  кайбер  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  да  туңга  сөрү  тәүлек  буена  оештырылган.

 «Районнар  һәм хуҗалыклар  җитәкчеләренә  бушаган  техниканы  һәм механизаторларны  туңга  сөрүгә  җибәрергә  тәкъдим  итәм.   Без  шулай  гына  уңыш  резервларын  ача  алабыз», – дип,  йомгак  ясады  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчесе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International