Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында чүпне аерым җыю культурасын формалаштыру максатыннан «Без чиста шәһәр өчен " дигән район конкурсы узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Экология, калдыклар белән эш итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү; туган җиргә мәхәббәт һәм җаваплы караш тәрбияләү, экологик хәлне яхшыртуда үз әһәмиятен һәм ролен аңлау; калдыкларны аерым җыюны пропагандалауга һәм укучыларны әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсен хәл итүгә җәлеп итү, экология һәм анын проблемаларын хәл итү өлкәсендәге теге яки бу проблемага үз монәсәбәтләрен белдерү мөмкинлеге тудыру кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе тарафыннан 2019 елның 15 сентябреннән алып 15 октябрьгә кадәр «Без чиста шәһәр өчен!» дигән исем астында районкуләм конкурс утте.

Конкурс гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында өч яшь категориясе буенча өч номинациядә үткәрелде:

• «РАЗ–ДЕЛЬ-НО» экологик видеороликлар конкурсы. Конкурста шәһәр халкын калдыкларны, кабат куллану һәм ошкәртү максатыннан, аерым  җыюга өндәүче видео- яисә анимацион ролик төшерергә кирәк иде.

• "Без чиста шәһәр өчен!» социаль-экологик плакатлар конкурсы. Укучылар эшләрен, тышкы рекламада файдалану өчен, лозунг яки кечкенә текстлы узләре теләгэн плакат техникасында, информацион, кисәтүче, тыючы плакатлар, карикатуралар һәм аларга аннотацияләр тапшырырга тиеш иде.

• Экологик тематикага иң яхшы логотип (эмблема) конкурсы.

Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: үтәлеш дәрәҗәсе, оригинальлеге, проблеманың әһәмияте һәм практик юнәлеше.

Бу экологик конкурста Арча муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре дә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International