Арчада волонтерлар бар иде инде. Алар белән Рамилә Хәбирова җитәкчелек иткән. Ул яңа сулыш алып, агымдагы елның октябреннән районда волонтерлык үзәге оештырылган. Шундый үзәк булдырырга нәрсә этәргеч ясаган? Аңа кемнәр кергән? Ни белән шөгыльләнәләр? Бу хакта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече, Арча районы волонтерлар хәрәкәте кураторы Зөһрә Садриева таныштырып китте.

2019 елның 6 декабре, җомга

– Ике ай элек Арча педагогика көллияте базасында форум булып узды. Анда яшьләр берләшмәләре лидеры Антон Актуганов катнашты һәм укучылар, урта һөнәри уку йортлары студентлары алдында чыгыш ясады. Шунда ук осталык дәресләре үтте. Волонтерлар хәрәкәте бөтен Россия буенча эшли. Әлеге очрашудан соң Арчада да волонтерлар үзәге оештырырга булдык. Анда мәктәпләрдән укучыларны, Арча педагогика көллияте, агросәнәгать көллияте һәм гуманитар техникум студентларын тупладык. Ноябрь аена 433 кеше җыелды.

– Элек тимурчылар отрядлары бар иде. Волонтерлар шуларның дәвамчылары буламы инде?

– Бәлки. Өч уку йортында координаторларыбыз бар. Педагогика көллия-
тендә Алина Матвеева, техникумда Илсинә Галимова, агросәнәгать көллияте филиалында Рәсим Галимҗанов үзләрендә командалар тупладылар, үзләренең уку йортларында төрле акцияләр оештыралар. Район күләмендә үткәрелгән чараларда да волонтерлар бик актив. Мәсәлән, “Көзге изгелек атнасы” акциясе. Исеменнән үк мохтаҗларга ярдәм күрсәтү турында сүз баруы аңлашыла. “Изге эшләр исемлеген дәвам итик” акциясе  барышында халык арасына чыгып, сораштыру үткәрәбез. Бездән нәрсә көтәләр? Әби-бабайларга, кечкенә балаларга булышумы? Экологик яктан чистартумы? Киләчәктә шуларны планга кертәбез. 30 ноябрьдә генә волонтерлык үзәге  активистлары “Стоп-
ВичСПИД” акциясе оештырып, халык арасында сораштыру үткәрделәр. “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында волонтерлар белән экскурсиягә бардык. Интеллектуаль уеннарда да катнашабыз. Без үткәргән акцияләр саны шушы аз гына вакыт эчендә дә дистәгә якынлашты инде. Район күләмендәге акцияләрне исәпкә алмаганда.

– Халыкны социаль яклау бүлегендә, Укучылар сараенда да волонтерлар хәрәкәте бар. Алар белән элемтәдә торасызмы?

– Берләшеп эшлибез, дияр идем. Төп максатыбыз – күбрәк балаларны тарту. Арчада бу хәрәкәтне үстерергә иде. Ул үзенчә бер тәрбияви чара да булып тора. Белеп бетермәүчеләр дә бардыр. Яшьләрне дә, шулай ук өлкәннәрне дә чакырабыз. Чөнки буыннар элемтәсе булса, тагын да яхшырак. Үрнәк алу өчен. Тормышта изге гамәлләр кылып яшисегез, мохтаҗларга ярдәм итәсегез килсә, безнең сафка кушылыгыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International