Декабрь аенда бик матур узган юбилей кичәсендә миңа: “Ильяс абый, син бит инде бик күп вакыйгаларның шаһиты булган кеше. Ник шулар турында язып китап итеп чыгармыйсың?

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Дөрестән дә, район газетасында эшли башлавыма быел гыйнварда 47 ел тулды. Аның һәр елы үзе бер китап язарлык. Әмма мин андый әрсезлеккә бармам, һәр елдан берәр генә бит язсам да, 47 битле китап булачак бит. Китапның исеме “Без үскәндә үскән идек...” булыр кебек.

Булачак китапның кызыклырак өлеш-ләрен “Журналист блокнотыннан” дигән рубрика астында газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International