Носы Арчадан 50 километрлап ераклыкта. Якынча Казанга барып-кайту белән бер. Беркөнне галим, шагыйрь Рифат Җамал белән Носы мәктәбенә чыгып киттек.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Директор алдан әйтеп куйды. “Мәктәптә укыган һәм укыткан күренекле шәхесләр белән очрашу оештырабыз. Без сезне шушы очрашуга чакырабыз. Килми калмагыз”, – диде. Сабакташ әйткәч, ничек бармыйсың инде! Университетта бер чорда укыдык. Сәбәп ул гына түгел, мин нишләптер бу мәктәпне яратам. Носы мәктәбе укучылары һәм укытучылары хатларны да бик матур яза. Чараларны да җылы һәм эчтәлекле итеп оештыра беләләр.

Юл буе Рифат Җамал белән сөйләшеп бардык. Кызыклы әңгәмәдәш. Ә бит зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Рифат Җамал шушы мәктәптә укыган! Юлда:

– Сезнең көнегез ничек үтә? – дип сорыйм.

– Минем буш вакыт юк. Очрашулар, институтта әле мин укытам да, ручка алып, махсус шигырь язып утырмыйм... Менә әле кичә “Таяну ноктасы” тапшыруында булып кайттым. Үзеңне саклау темасына багышланды ул. 

– Ә ничек үзеңне үзең сакларга?

– Бервакытта да пычак алдында калмаска. 

– Ә сезнең пычак алдында калганыгыз бармы?

– Өч тапкыр.

– Нинди вакытларда?

– Беренчесендә Казан ветеринария институтының терлек караучысы пычак терәде. Икенчесендә озын гына бер егет бер кызга бәйләнеп торганда ике арага кердем, өченчесендә Мари Илендә студентлар белән җәйге эшкә баргач, низаг килеп чыкты... Һәрвакыт баштагы компьютерны тиз генә эшләтеп алырга кирәк. Мин җиңәм дип әтәчләнмәскә.

– Сез нинди кеше?

– Кызыксынучан, шушы сыйфатым тормышта уңышларга китерде. Зарланырга яратмыйм. 

Бу фикерен ул очрашу вакытында балаларга да әйтте. Очрашуда шулай ук ветеран укытучы Әминә апа Сәмигуллина һәм ветеран укытучылар катнашты. Коллектив килгән кунакларны ипи-тоз белән матур итеп каршы ала белә.

Сәрдәбаш мәктәбе укучылары да килгән иде. Сәрдәбаш мәктәбендә укыткан Әминә апа Сәмигуллина укытучы хезмәте, балаларны яратып эшләве турында сөйләде. 46 ел укыткан ул. Аның үзе турында да: “Яхшы укытучы, әйбәт кеше”, – дип, яратып, зур ихтирам белән сөйләделәр.

Мәктәп укучылары матур итеп концерт куйды. Носы мәктәбендә без якты кешеләр белән очрашып, балаларның җырга, биюгә, сүзгә сәләтен күреп, илһамланып кайттык.

 Румия Саттарова

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International