Кыш бар да, юк та кебек

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

“Кырык җиденче елның дәһшәтле өрәге кырык сигезенче ел язы килгәндә дә халык йөрәгендә торды. Ел үзе үк хәтәр башланды: беренче гыйнвар көнне кояшлы ап-ак кар өстендәге иңкүлекләрдә су җыелып торды: төнлә ата-баба ишетмәгән хәл – яңгыр яуган иде. Көннәр җылытты, мәктәп каникуллары беткәнче ат чанасы эзләрендә су тонып торды”.

М.Мәһдиев, “Ачы тәҗрибә” 1985–1987.

Бер көнне бер танышым әйтә, ялгышып җылы якка киткән кошлар кайтып төшмәс микән, ди. Юк, кайтмаслар, кошлар һава торышына карап түгел, ел фасылына карап яши. Мәсәлән, октябрьдә кошлар җылы якларга киткәннән соң да нинди матур көннәр тора. Язын кара каргалар, сыерчык-

лар кайткач та салкыннар, кар-бураннар була.

Әйе, быел сәеррәк килде шул кыш. Гыйнвар тәмамлана, дөресен әйткәндә, әле чын кышны күргән дә юк. Төнлә – кыш, көндез яз кебек. Ара-тирә “Туннарны сатмый булмас ахрысы”, – дип шаяртабыз. Беркөн итек сатучы Кукмара кешеләре белән сөйләшеп тордым, алар да сату юк, дип зарлана.

Галимнәр, белгечләр, хәтта халык “синоптиклары” да аптырашта. Берәүләр моны глобаль җылыну башлануы дип белдерә, икенчеләр циклонмы, антициклонмы хикмәте, ди. Кайчандыр безнең тирәдә мамонтлар да яшәгән булуын искә төшерсәк, климатның үзгәрә баруын да кире кагып булмый. Соңгы елларда миләш чыпчык-

лары, бөркет һәм карчыгалар җылы якларга китеп тә тормый башладылар.

– Идән астын ачып карасам шаккатым – бәрәңгеләр суда йөзеп йөри, – дип сөйләде бер газета укучыбыз. Сез дә базларыгызга, идән асларына күз салсагыз зыян итмәс.

Үсемлекләр дөньясы мондый шартларда үзләрен ничек хис итә?

– Гыйнварның икенче ункөнлегендә уртача тәүлеклек температура минус 1,2 градус булды, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Иң җылы көн 17 гыйнварда теркәлде – 2,2 градус җылы булды, иң салкын төн 12 гыйнварда – 6,9 градус. Басуларда кар катламы 7–15 сантиметр. Туң катламы – 47 сантиметр.

Уҗымнарның тармаклану үзәгендә 0,3 градус салкынлык. Бу җылы дигән сүз инде, үсемлекләр бөтенләй үк йокыга тала алмый. Шикәр күп тотыла, язга азотлы ашламаларны әзерләп куярга кирәк.

Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Кәнәфи Гарәфиев җимеш агачлары өчен борчылырга кирәкми дип саный. “Мондыйрак кышлар революциягә кадәр үк булган, дип әйтәләр. Агачларда үзгәреш юк, чөнки 30–40 сантиметр туң бар. Мин инде язгы эшләрне планлаштырып йөрим, йөзем агачы ботакларын кисеп әзерләп куйган идем. Мартта аларны тамырландырырга куясы. Унлап сорт бәрәңге үстерәм. Элекке, үзебезнең сортлар, фитофторозга бирешми торганнарына  өстенлек бирәм. Бер елны, тапмадылармы, коңгызлар да күренмәде. Алар ничек кышлар, 4–5 ел җир астында ятып та бернәрсә булмый, диләр”.

Районның баш умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев бал кортлары әлегә канәгатьләнерлек хәлдә, ди. Яз, җәй ничек киләчәге турында фаразлар биргәли иде, бу юлы: “Аптыраган, бер Алла белә”, – диде. “Кайбер умартачылар кортлар уянды, дип әйтә. Җылы булганга инде бу. Җилләтү юлларын ачык тотарга кирәк. Тышта кышлатучыларга борчыласы юк, бер урнашкан килеш кышлый алар, борчылмаска гына кирәк”.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International