5 гыйнвар 2017 елда Арчанын үзәк стадионында спорт бәйрәме "Сәламәтлек көне" арчаның 2нче номерлы урта мәктәбе укучылары һәм педагогик коллектив белэн бергэ узды.
Барыбыз да актив катнаштык , бик күңелле булды .Һәркем яхшы кәеф һәм балалар да бик канэгать булып ойлэренэ таралышты. "Кар бөртекләре" лагерына йоруче балалар да бик актив катнашты. Э иң эзерлекле спортчылар , уз торкемнэрендэ чангыда узыштылар.
8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2005-2006 нчы елгы егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре, Әтнә һәм Теләче районы командалары катнашты.
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – Әтнә районы командасы
2 нче урын – Теләче районы командасы
3 нче урын – ТОРНАДО Арча
Җиңүчеләр Арча районы футбол Федерацияциясеннән грамота, медаль һәм кубок белән бүләкләнделәр.
8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2007 нче елгы егетләр арасында тхэквондо буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тхэквондо бүлегендә тәрбияләнүче 16 бала катнашты. Балалар ярышның катлаулыгы буенча 3 группага бүленеп көч сынаштылар.
6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.
8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 1999-2008 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” спорткомплексының йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Балалар яшьләре буенча 5 категориягә бүленеп ярыштылар.
Җиңүчеләр “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр.
6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2004 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.
6 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары – эстафета узды. Ярышларда районыбыз мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.
6 гыйнвар көнне Арча укучылар Сараенда Кыш бабай бүләгенә шахмат ярышлары булып узды. Ярышларда район мәктәпләре укучылары катнашты.
7 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2002 нче елгы егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары катнашты.
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – ТОРНАДО Арча (АСОШ №1)
2 нче урын – Яна Кенэр
3 нче урын – Арча (АСОШ №1, АСОШ №2)
Җиңүчеләр футбол Федерацияциясе рэисе грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр.
30 декабрь көнне Арча укучылар Сараенда Арча районы төп гомумбелем бирү учрежденияләре укучылары арасында шәхси беренчелеккә шахмат ярышлары булып узды.