ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

21 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында республикада 450 меңнән артык шәхси һәм 5 меңләп фермер хуҗалыклары бар, дип билгеләп үтте.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 20 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Мәйсүфә Фәхретдинованы – 95, Тәскирә Яруллинаны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Район Иҗтимагый советының утырышы булды. Утырышта сәламәт яшәү рәвеше өчен физкультура–спорт һәм җәмәгать оешмаларының бердәм эше турындагы мәсьәлә каралды. Аны Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов алып барды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

“Арча хәбәрләре” газетасы призына Ашытбаш мәктәбендә укучылар арасында шахмат ярышлары булды. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин катнашты. Турнирда 70ләп бала уйнады. Әтнә һәм Балтач районы шахматчылары да килгән иде.

21 гыйнварда Иске Кырлай авылында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында авыл көне кысаларында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда районның 24 мәктәбеннән 150гә якын укучы катнашты. Укучыларга уңышлар теләп, аларга көч бирергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килде.

Район предприятиеләрендә, оешмаларда, муниципаль берәмлекләрдә хисап җыелышлары башланды. Аларда район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре катнаша.

Район башлыгы Илшат Нуриев бер төркем мәгариф хезмәткәрләре белән очрашты.

31 гыйнварда 15 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге бинасы, 11нче бүлмә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Илдар Гыйльметдинов гражданнарны кабул итә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әйтеп бетергесез авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт дип уйлыйм. Тик уйлау бер нәрсә, ә менә үзең шуның урынында булсаң... Тәрбиячегә педагог кына түгел, психолог та, җырчы, биюче, кыскасы, артист та булырга кирәк. Бала күңелен яулау җиңел хезмәт түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International