9 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенә, чираттагы эшлекле очрашуга , Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы җитәкчелегендә делегация килде.
Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татар, рус, мари, удмурт, башкорт, чуваш, мордва һәм башка халыклар.
Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
7 февральдә илебездә “Әти–әниләрнең БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе узды. Акциядән арчалар да читтә калмады: әти-әниләрдән һәм районның кайбер җитәкчеләреннән 22 “укучы” белемнәрен сынап 2нче мәктәп базасында БДИ тапшырды.
Узган ел районда бәйге үткәреп, иң яхшы төп йорт киленен барлаганнар иде. Быел авыл клуб учреждениеләре арасында “Авылым күрке – яшь гаилә” дигән өр–яңа бәйге игълан ителде. Аның беренче этабы старт алды да инде.
“Җомга көн кич белән” иҗат концертлары дәвам итә. Узган атнада ул Сикертәндә булды.
4 февральдә Югары Аты авылында Айрат Гыйльфанов истәлегенә хоккей турниры узды. Анда Әтнәдән Бәрәзкә, Шашы, Арчадан Югары Аты һәм Яңа Кенәр авыллары командалары көч сынашты.
Район мәдәният идарәсе хисап җыелышы булып үтте. Җитәкчесе Рамил Мөхетдинов узган елга нәтиҗә ясады.
1 февральдән 3сенә кадәр Казанда һөнәри уку йортлары арасында WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты узды. Анда районыбызның агросәнәгать көллияте студентлары Рәсимә Закирҗанова “Камыр һәм икмәк-күмәч ризыклары” компетенциясендә – 3нче, көллиятнең филиалы студентлары Искәндәр Вафин “Плитка ябыштыру” – 2нче, Рөстәм Галимҗанов “Кирпеч салу” – 3нче, Арча педагогика көллиятеннән Айгөл Миндубаева “Кече сыйныфларда укыту” компетенциясендә 3нче урынга лаек булды.
Беркөнне редакциягә элеккеге хезмәттәшебез Дания апа килеп керде. Җылы итеп күрешкәннән соң Дания апа Илсур абыйның 83 яшендә мәрхүм булуы, ярдәм итүчеләргә рәхмәт хаты язарга керүе турында әйтте.