ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Арча Укучылар Сараеның “ Нур” телестудиясе “ Ватанны саклаучылар” халыкара кинофильмнар конкурсында  дипломант булдылар.

Арча Укучылар Сараеның “Нур” телестудиясе “Ватанны саклаучылар” халыкара кинофильмнар конкурсында  дипломант булдылар.Конкурста алар  Бөек Ватан сугышы  ветераны Закирҗанов  Мөбәрәкҗан турында төшерелгән  фильм белән  катнаштылар.

2017 елның 21 февралендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Арча педагогика көллияте волонтерлары белән берлектә Арча өлкәннәр интернат-йортында яшәүче ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

Һәр газета–журналларга язылу кампаниясендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Языл һәм телевизор от!” дигән акция үткәрә. Бүләкләре бер телевизор белән генә чикләнми. Санлы фотоаппаратлар, яхшы сыйфатлы савыт–саба җыелмалары да отарга мөмкин. Монда катнашу тәртибе бик җиңел. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына языласың да квитанцияләрне тиешле адреска җибәрәсең.

17 февральдә Арча район Советының социаль, бюджет–финанс, законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә, икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм тирә–як мохитне саклау буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

16 февральдә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Роза Мөхәммәдованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Кәче авылында яшәүче Сәлахетдин абыйга 17 февральдә 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев һәм авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров килде.

Узган атнада Арча ЗАГС бүлегендә Иске Чүриледә яшәүче Фәридә һәм Айдар Сафиуллиннарның чирек гасыр бергә гомер иткән бәйрәмнәре — көмеш туйлары рәсмиләштерелде.

Арча ягы йөзгә якын язучы, шагыйрьләр биргән төбәк. Шунысы кызык, еллар үткән саен төпсез кое кебек, әдәбият, сәнгать сөючеләр, каләмнәрен чарлап карарга тырышучылар саны кимеми, ә артканнан–арта гына бара. “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе елдан–ел тулылана. Соңгы елларда берләшмәгә яшьләр килә. Һәвәскәр шагыйрьләр саны арта. Араларында прозаик, драматург, хәтта үз композиторлары да бар.

Арчаның икенче мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартын (ФГОС) тормышка ашыру шартларында сәнгать укытучылары эшчәнлеген оештыру” дигән практик район семинары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International