ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәрнең юлда иминлеген тәэмин иту кысаларында “Мәрхәмәтлеллек узэге”ндә  “Адымнар нык, Юллар имин булсын!” дигэн тема астында кичә үткәрелде.

 Өлкәннәр янына кунакка Арча булеге ЮХИДИ  хезмэткэре полиция олкән лейтенанты Муллагалиев Ф.И. килде. Үзенең чыгышында ул бүгенге кондә олкәннәр катнашында юл хәләкәтләренең артуын билгеләп , бу проблеманын бик актуаль булуын ассызыклады.Янга законнар, таләпләр белән таныштырды, Өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга  жаваплар бирде.

21 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Моң чишмәсе" Ачык Төбәк фестиваль-конкурсы булып узды.  Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясады.

"Инструменталь башкару" номинациясендә Хәбибуллин Рәйхан (курай, укытучысы Альберт Гайнетдинов) II дәрәҗә лауреат; Шәрәфиев Камил (гармун, укытучысы Заһидә Гәйфуллина) II дәрәҗә лауреат; Гайнетдинов Илдус (гитара) – II дәрәҗә лауреат, Фәйзрахманова Сусанна (гитара) – III дәрәҗә лауреат, Гайфетдинов Рөстәм (гитара) – I дәрәҗә дипломант, Әсәдуллин Алмаз (гитара) – II дәрәҗә дипломант (укытучылары Альмира Фәхретдинова); Мостафин Даниф (баян) – I дәрәҗә, Бәдретдинов Искәндәр (баян) – II дәрәҗә, Хафизов Илназ (баян) – III дәрәҗә дипломант (укытучылары Нәзир Фәхретдинов) исеменә лаек булды.
Җиңүегез  белән  котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүегезне телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International