19 нчы май көнне Арча 1 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Яшь полиглот – 2017” районкүләм бәйгесе булып узды. Бу бәйге балаларны Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә һәм шулай ук инглиз теленә өйрәтү сыйфатын арттыру максатыннан оештырылды.
17 нче май көнне Арчаның 5 нче номерлы балалар бакчасында 4 нче “Каблучок” бию конкурсы булып узды.