ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

“Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017” округ фестиваль-конкурсынын "Гаилә эше" номинациясендә Арча шәһәреннән Мортазиннар гаиләсе  җиңү яулады.

2017 елның 31 маеннан 1 июненә кадәр Ульяновск шәһәрендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017” округ Фестиваль-конкурсы узды. Анда Идел буе федераль округыннан 14 гаилә катнашты. Чара бишенче ел рәттән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле М.В. Бабич инициативасы буенча үткәрелә. Конкурста Татарстан Республикасын Арча шәһәреннән хатын-кыз матурлыгы, ана булу һәм гаилә "Нечкәбил-2016" республика конкурсы җиңүчеләре - Мортазиннар гаиләсе лаеклы тәкъдим итте. Алар "Гаилә эше" номинациясендә җиңү яулады. Моннан тыш, Жюри рәисе – Дәүләт Думасы депутаты, Россия хоккей Федерациясе президенты - Владислав Третьяк конкурста катнашучы - Камил һәм Рүзәл Мортазиннарга махсус бүләкләр - үзенен автографы белән исемле кәшәкәләр бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International