ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

12 июнь – Россия көне. Бу көн иң яшь һәм иң тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Россия халкы өчен,12 июнь, бик мөһим дата, Россия Федерациясе өчен горурлык көне.Әлеге бәйрәм уңаеннан   “Арча 3нче номерлы гомүмбелем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” янында эшләп килүче  “Сәлэт”  җәйге лагерында “Россия, сиңа багышлыйбыз!”  исеме астында квест-уен уздырылды.

Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзеләчәге турында моңа кадәр дә хәбәр иткәләгән идек. 14 июньдә шушы мәсьәлә буенча “Кырлай” ширкәтенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “Даль–Кама” Яшел Үзән ит эшкәртү комбинаты генераль директоры Гоча Кварацхелия, Голландиянең “Маккейн” компаниясе финанс директоры Ален Дюранло, техник директор Рональд Мюллер һ.б. килде.

Арча ЗАГСында Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова яшь әниләргә “Ана капиталы” сертификаты тапшырды. Ул тантаналы шартларда үтте.

“Кулларыннан гөлләр тама”, диләр һәрьяктан талантлы, булган, уңган кешеләр турында. Мөрәледә яшәүче Минсадыйк Әсхәдуллин да әнә шундыйлардан. Аның агачтан, тимердән ясалган эшләнмәләренә сокланмый мөмкин түгел.

18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: малайны армиягә озатасы бар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Берара, болганчык елларда армиягә бару-бармау мәсьәләсе килеп туса да, хәзер егетләр хезмәткә бик теләп китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International