ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Районыбызда гына түгел, республикада да танылган умартачы, район умартачылар берлеге җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиевнең өлгерлегенә гаҗәпләнерлек. Мәскәү, Калуга шәһәрләрендәге бал ярминкәләрендә катнаша. Киевта узган Бөтендөнья умартачылары конгрессында делегат булды. Күптән түгел Уфа шәһәрендә үткән Россия умартачылары конкурсында Татарстан данын яклады, призлы алтынчы урынны алып кайтты.

Быелгы урып–җыюның кыен булачагы алдан  билгеле  иде. Сентябрьдәге урак һава торышы әйбәт килгәндә дә югалтуларсыз була алмый инде. Хәзер һәр гектарны көрәшеп алырга туры килә.

Хәзер көн яктылыгы кыскара бара, электр энергиясе куллану арта. Шуңа күрә электрүткәргечләрне, башка җайланмаларны тикшереп чыгарга кирәк. Моны белгечкә генә ышанып тапшырыгыз. Йортларда, фатирларда үз белдегең белән ясаган саклагычлар кую, төзек булмаган җайланмалардан файдалану катгый тыела.

Паспорт өстәле дигән атама хәзер халык телендә генә калды. Элек ул үзе аерым бер оешма булса, 2016 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгы системасына кертелеп, Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә әверелде. Быелдан аны Илнур Йосыпов җитәкли.

2017 елның 19 маенда элек хөкем ителгән Геннадий Семенов чит әйберләрне караштыргалап Арча шәһәре урамнары буйлап йөри. Әдәбият һәм сәнгать музее бинасы яныннан үтеп барганда ул экскурсиягә килгән бер төркем кешеләргә игътибар итә. Тәҗрибәле карак андый вакытта әйберләрне гадәттә кием элгечтә калдыруларын белә. Бераз көтеп торганнан соң ул бинага керә, музей хезмәткәрләре юклыгыннан файдаланып, кием элгеч янына килеп хатын–кыз сумкасыннан акча янчыгы эләктерә һәм шыпырт кына чыгып китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International