ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов  шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә ярминкәләр уздыру мәсьәләсенә тулырак тукталды.

Ана телебезне, милләтебезне саклау, камилләштерү, үстерү мәсьәләсе соңгы ике айда төп проблемаларның берсенә әверелде.

3 ноябрьдә Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда 70кә якын кеше  “Зур этнографик диктант” язды. Һәммәсе, белемнәрен тикшереп карау максаты белән килгәннәр. Диктант язучылар арасында, нигездә мәгариф, мәдәният идарәләре һәм район хакимияте вәкилләре иде.

2009 елда гаилә балалар бакчалары модага кереп китте. Безнең районда һәм авылларда да шул чорда 7–8 гаилә балалар бакчасы ачылды. Әмма алар озын гомерле булмады, ничек шауладылар, шулай бик тиз сүнделәр дә. Районда гына түгел, республикада да. Ә менә Каенсар авылында, шулай ук районда гына түгел, бәлки, республикада да бердәнбердер, гаилә балалар бакчасы бүгенгәчә уңышлы гына эшләп килә. 

Без Сезне тормышыгыздагы истәлекле вакыйга – 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Көзге-кышкы айларга керү белән ягулык чоры башлана. Ә ягулык чоры белән бергә янгыннар чыгу куркынычы да арта.

Шуны күздә тотып, районның гадәттән  тыш хәлләрне һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү һәм булдырмау буенча комиссиясе (рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин) “Арча муниципаль районы территориясендә 2017–2018 елларда янгыннар чыгу куркынычы зур булган көзге–кышкы чорда  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” карар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International