ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

9 гыйнварда видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика агросәнәгать комплексы яңа елны 2017 елга куелган бурычларны үтәү хисе белән башлап җибәрде, дип белдерде. Республика тулай продукция күләме буенча Россия төбәкләре арасында өченче урында.

Яңа ел алдыннан районга Казаннан Кыш бабай белән Кар кызы кайтты. “Изге күңелле тылсымчы бул” акциясе кысаларында Татарстан Республикасындагы Бөтенроссия халык фронты вәкилләре ятим балаларга чын бәйрәм бүләк итте.

3 гыйнвар кичендә Арчага Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы һәм Алабайтал авылларыннан бер төркем милләттәшләребез килде. Күптән түгел безнең арчалар аларда булып кайтты. Инде менә үзләре килделәр. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды һәм озатып йөрде.

Әле кайчан гына яңа ел бәйрәмнәрен ашкынып көттек. Ә алар килде дә, матур хатирәләр калдырып үтеп тә китте. Бу көннәрдә шәһәр гөрләп торды, төрледән-төрле чаралар оештырылды. Аеруча балалар өчен чын каникул булды бу.

Елдагыча Яңа ел бүләкләргә бай булды. Шулай тиештер, чөнки балаларны сөендерү Кар бабай белән Кар кызының изге бурычы. Элек–электән килгән матур традиция дә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International