ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Күптән түгел генә Курса–Почмак авылына барып Мөнәзәхә әби Галимбәкованы туксан яшьлек юбилее белән котлап кайттык. Бик авыр заманнарны кичергән буын бу, ачлы–туклы килеш бушка диярлек колхозда хезмәт иткәннәр, сугыш елларында урман кискәннәр, окоп казыганнар. Мине иң тетрәндергәне әбинең: “Чана тартып басуга тирес түктек”, – дигән сүзләре булды. Күз алдына китерегез: 14–15 яшьлек кызлар карга бата–чума тирес төялгән чана тарта. Кышын чана, җәен “уфалла” арбасы...

Элегрәк, ничектер, бөтен кеше шахмат уйный иде кебек. Мәктәп, колхоз, район беренчелегенә ярышлар уза, авыл клубларында ир–егетләр чират торып шахмат уйныйлар. Безнең авылның Нургаян абыйның ат белән нинди оста йөрешләр ясавы әле дә күз алдында. Ул шахматта гына түгел, тормышта да аттан аерылмады, гел атлы эштә эшләде.

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр. 

Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында район башлыгы призына 2002–2004 елгы яшүсмерләр татарча көрәш буенча бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Республикада Арча районы көрәшчеләре ныклы 7–8нче урыннарда торуын әйтте, көрәшчеләрнең тагын да югарырак уңышларга ирешүенә ышаныч белдерде.

17 гыйнварда Арчаның 6нчы мәктәбендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре катнашында киңәшмә үтте. Ул район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы арасында төзелгән килешүнең үтәлешенә багышланды.

Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм, әлбәттә, районның яшь каләм тибрәтүчеләрен барлау максатында, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арск–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” дигән бәйге игълан иткән иде.

5 гыйнварда “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рузия Талипова белән Арча үзәгендә яшәүче Нина Гаранинаның өендә булып, аны 90 яшьлек юбилее белән котладык, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Билгеле булганча, быел 18 мартта Россия Президентын сайлаячакбыз. Бу көннәрдә Татарстанда территория һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинарлар башланып китте. Аларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештыра.

Яңа ел каникуллары матур бәйрәмнәре, күңел ачу чаралары белән сизелмичә дә үтеп китте. Истәлекле вакыйгалары да күп булды. Шуларның берсенә генә тукталыйк әле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International