ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Төне буе дулаган буран иртән дә тынарга уйламый. Кичтән Апазга баруны планлаштырган идек. Бер нигә дә карамый юлга чыгарга булдык. “Әйбәт көнне бар кеше дә йөри, менә шундый көнне йөрергә кирәк” , – дип, көлешеп тә алдык. Бер радионың алып баручысы да әнә: “Кыш буранлы була инде ул”, – ди.

Ул берүзе әллә ничә төрле хезмәт башкара: Арча районының Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитетының баш белгече. Ул дигәнем, Ринат Һидиятов.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу сүзләр районда эшмәкәрлекне беренчеләрдән булып башлап җибәргән, халыкка, районга бүген дә игелекле хезмәт күрсәтүче “Металл” ширкәтен оештырган нәкъ Фәнил Гарәфиев турында әйтелгән кебек. Арабыздан мәңгелеккә киткәненә дә шактый еллар инде, ә аны һаман юксыналар, аның истәлегенә спорт ярышлары үткәрәләр, гаиләсе, туганнары, дуслары сагынып искә алалар.

“Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар”. Авылларда шушы исем астында урам концертлары бара.

“Ир солтаны – 2018” бәйгесенең чираттагысы Түбән Аты мәдәният йортында узды. Биредә Урта Сәрдәдән Илдар Зарипов, Субаш Атыдан Айдар Исмәгыйлев, Утар Атыдан Руслан Хәкимҗанов, Кушлавычтан Раил Фәттахов, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов ир солтаны исемен яулау өчен көрәште.

Арча сәнгать мәктәбендә шушы исем астында рәсем күргәзмәсе, ягъни кечерәк кенә булса да, эчтәлеге белән зур мәгънәгә ия булган галерея ачылды. Кечкенә, чөнки ул әлегә зур залларны биләми, кечерәк кенә мәйданда урнашкан, зур, чөнки ул балаларыбыз, мәктәпнең сәнгать бүлегенә йөрүче укучылар рәсемнәрен үз эченә алган. Һәм нинди генә рәсемнәр әле!

Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге каршындагы түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.

Беркөн 30 градуслы салкында тунга төренгән берәү балык тоту җайланмаларын күтәреп су буена төшеп бара. Ә без җылы машинада. “Эх, җылы өендә генә утырса инде”, – ди юлдашым.

Сезне  2018 елның 15 февраль көнне ГТО фестивале кысаларында Арча шәһәре стадионында уздырылачак  "Безнең гомуми нәтиҗәләр - безнең уртак мөмкинлекләр" кышкы ГТО нормативлары тапшыру фестивалендә  катнашырга чакырабыз.

Катнашучыларның яше: 9 яшьтән алып 70 яшькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International