ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Арча районы көрәшчеләре республикада 7нче урында. Әле кайчан гына 18нче иде...

Үткән шимбә көнне “Арча” спорт комплексында район башлыгы призына зурлар арасында көрәш ярышы булды. Күрше-тирә район көрәшчеләре дә катнашты. Казанның Авиатөзелеш районыннан да кайттылар.

Вакыт хәзер үтә дә китә ул. Узган ел ноябрьдә район хуҗалыкларының бер төркем механизаторлары Үрнәктәге агросәнәгать көллиятенә белем өстәргә килгән иде.

Арчада күпкатлы йортлар саны көннән–көн арта. Аларга күз дә ияләште инде. Шулай тиеш дип кабул итәбез. Чөнки санаулы гына вакыт үтә, шул арада бер йорт калкып та чыга. Ә менә Арчаның нәкъ үзәгендә урнашкан йорт күпләрдә кызыксындыру уята.

Роспотребнадзор идарәсе Арча, Биектау районнары буенча территориаль бүлегендә  яңа образец купюраларнын кабул итмәү  очраклары буенча кулланучылар өчен кайнар линия эшли.

Быел җөмһүриятебездә Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA-2018 үткәрелү  чорында кунакханәләргә урнашу бәяләренең дәүләт тарафыннан көйләнүе каралган. Максималь бәяләр дәүләт карары (10.02.2016.№89) белән расланган.

Арча педагогика көллиятендә III Халыкара фәнни–практик конференция булды. Бу юлы ул “Белем бирү мәйданында толерантлык тудыру. Мәдәниятара коммуникация” дигән темага багышланды.

– Бу чараны без ел да үткәрәбез. Педагоглар өчен тәҗрибә уртаклашу, аралашу мәйданчыгы ул. Ә толерантлык бүгенге көндә иң мөһим проблемаларның берсе, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова конференциянең пленар утырышында. – Җиде илдән (Россия – Татарстан, Башкортстан Республикалары), Таҗикстан, Казахстан, Америка Кушма Штатлары, Куба, Кытай, Иран) 500 заявка килде. 16 секция эшләячәк.

27 гыйнварда  “Кырлай” ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре белән семинар–киңәшмә үткәрелде.  Анда авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International