ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Сезне Халыкара хатын–кызлар көне 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Быелгы кыш чын кыш иде. Салкыннары белән дә өшетте, күз ачкысыз бураннары белән дә истә калды. Карның күп булуын мул уңышка юрый, игенчеләр.

– Иң күп кар “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларында – 60 сантиметр, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – “Северный”, “Ватан” ширкәтләре басуларында 30 сантиметр чамасы. Бу да аз түгел.

Әхмәт Хәкимҗанов басуларда кар үлчәп йөрми, билгеле. Ул хуҗалык- лар агрономнары белән уҗымнарның “хәлен” белеп тора. Күпмедер күләмдәге уҗымнарны туфрагы белән чокып алалар да, җылы бүлмәләрдә үстереп карыйлар. Әлегә әйбәт хәлдә алар, арыш та, көзге бодай да яшәргә омтылып торалар.

Узган атнада Арча үзәк мәчетендә чираттан тыш мөхтәсибәт җыелышы булды. Ни өчен чираттан тыш? Бу сорауга җавапны район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев үзенчәлекле итеп аңлатты.

– Бүген язның беренче көне. Ә яз ул – яңарыш. Табигатьтә генә түгел, күңелләрдә дә. Имамнарга да яз ясыйсы килде, – диде ул. – Чөнки бүген имамнар бәйгесе үткәрәбез. Юк, ул гыйлемегезне белү, күтәрү яки тикшерү өчен түгел. Ел саен була торган гадәти бәйге. Максатыбыз – очрашу, аралашу, гыйлемегезне арттыру. Төп темасы да кызыклы. Исемнәр кую. Шәригатькә каршы булмаган, мәгънәле, аңлаеш- лы (кешенең шул исем белән гомер буе яшисе дә бар бит) исемнәр кую сездән тора. Сез юл күрсәтергә тиеш. Заманында Трактор, Револьвер дигән исемнәргә кадәр куйганнар. Шундый мәгънәсез исемнәр булмасын иде.

Бүген хатын–кызларыбыз үзләштермәгән һөнәр, башкармаган эш, кылмаган гамәл бар микән? Элек районда бер–ике шофер хатын–кыз булса, хәзер бишесенең берсе руль артында. Җитәкче урыннарда да кайчандыр сирәк кенә хатын–кызлар утырса, бүген әнә авыл җирлекләрен дә, мәктәпләрне дә гүзәл затларыбыз гөрләтеп алып бара. Ә инде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге турында сүз барганда, анда да 80–90нчы елларда районда погонлы хатын–кызлар саны бармак белән генә санарлык булса, хәзер дистәдән артык. Иминлегебезне саклаучылар, куркынычсызлыгыбызны тәэмин итүчеләр арасында нечкә күңелле, шул ук вакытта нык характерлы хатын–кызларыбыз булуы аеруча мактауга лаек. Бүген сүз шулар хакында барачак та.

Чөмә-Елга авылыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Әхмәдиева 60 яшьлек юбилеен үткәрде. “Хатын-кыз гадәттә яшен яшерә, аннан юбилей үткәрү бик җитди чара, ничек тәвәккәлләдең?” – дип сорыйм үзеннән. “Шәйдулла Имамович (“Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе) тәкъдим итте, – диде Халидә ханым. – Бер урында 42 ел эшләү, халыкка хезмәт итү – мактауга лаек, сезнең кебекләр күп түгел, диде”.

Кысна авылыннан Мәрзыя Заһировага 95 яшь тулды. Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова Россия Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин котлап, бүләк бирде

Сәрдәбашка Елизавета Ефимованы 90 яшьлек юбилее белән котларга баргач, бермәл аптырап калдык. Безне каршыларга бөтен туганнары урамга чыккан иде. Ә капка төбендә басып торган төп йорт килене Рәмзия кулында күпереп пешкән түгәрәк ипи һәм тоз.

Арчаның педагогика көллияте базасына Арча, Балтач һәм Әтнә районнары форпостчылары җыелды. Биредә Татарстан Республикасы “Форпост”ы оешуга 20 ел тулуга багышланган спортның хәрби төрләре буенча ачык Спартакиадасы узды.

Спартакиаданың ачылу тантанасында республика “Форпост” үзәге директоры Андрей Рыков, эчке эшләр ветераны, үзвакытында республика наркоконтроленә нигез салган якташыбыз Гомәр Фатыйхов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

Соңгы вакытта шәхси хуҗалыклардагы сыерлар өчен биреләчәк субсидия акчасына бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Яңасаладан буаз тана өчен ник акча бирмиләр, Яңа Ашыттан өч сыерыбыз исемлеккә кермәгән, дип шалтыраттылар.

Арча – ел саен үсеп, киңәеп, яңарып торучы, төрле мәдәниятләр һәм диннәр бергә гармониядә яшәүче гаҗәеп шәһәр. Шәхси йортлар белән бергә күп катлылары да үсеп чыга. Спорт, мәдәни үзәкләр, парклар, Казанка елгасының гүзәл яр буе барлыкка килде. Болар барысы да район, шәһәр җитәкчелегенең һәм  эш сөюче халыкның хезмәт нәтиҗәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International