Насыйп булгач, Шушмабаш авылы халкы тарихи вакыйганың шаһиты булды. 15 апрель көнне авыл зиратына Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Газыйм Гариповның калдыкларын алып кайтып җирләделәр.
Язның тәүге ләйсән яңгыры ява. “Эталон–Строй” ширкәте баш инженеры Азат Насыйбуллин белән “Казансу” паркын карап йөрибез.
Җиһангирлар инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тәкъдиме белән редакция бинасында Гагарин бәлеше дигән бәйге үткәрүне планлаштырган идек. Әмма көннәр үтү белән яңа фикерләр туды, ахыр чиктә бу эш тар кысалардан чыкты. Хәлил Гайнетдинов һәм баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова ярдәме белән булачак укытучылар өчен күләмле чара оештырдылар.
Бер шимбәдә әллә ничә урында спорт ярышлары булды. “Арча” спорт комплексында мини футбол, стадионда чаңгы ярышы, Арча Укучылар сараенда кул көрәше, гер күтәрүчеләр ярышты. Көчкә өлгердек. Гер күтәрүчеләр турында язарга гел кичектерелеп киленде. Гафу...
Районның барлык авылы, алай гынамы, барлык урамы быел аякка басты: һәрбер урам диярлек концерт куйды. Алар “Җир бизәге туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дигән исем астында үтте.