30 июнь көнне”,“Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ,Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды.