ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Яңа Кишет фермалары тирәсендә зур җанлылык. Терлек азыгы да әзерлиләр, ремонт эшләре дә алып баралар. Узган ел салган сенажлары да шактый әле. Шартларын туры китереп әзерләгәнгә сыйфаты да яхшы. Быелгысы да шулай булачак.

Әңгәмәдәш – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов.

– Алмаз Ринатович, күптән түгел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады, укытучылар чираттагы ялга китте һәм... Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәт хакы түләү шартлары турында карар чыгарды. Төрле сүзләр йөри, янәсе хезмәт хакы кимиячәк, кыскартулар булачак...

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең утырышы булды. Анда ике әһәмиятле мәсьәлә каралды: суга бату очракларын булдырмау һәм өйләрдә көнкүреш газ җиһазларыннан хәвеф-хәтәрсез файдалану. Утырышны район һәм шәһәр җитәкчелеге, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары видеоконференция режимында тыңлады. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин утырышны күңелсез вакыйгалардан башлады.

Кыз да димләделәр, кодалар да алдылар

“Казансу” паркында фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип аталган район фестивале гала–концерты булып үтте. Ул инде өченче ел рәттән оештырыла һәм рухи мирасыбызны яшь буынга җиткерү, халык җырларын, борынгы йолаларны саклап калуны күз алдында тота

Акчаларны кире кайтарып була

Оешма-ширкәтләр социаль иминиятләү фондына күчергән акчаларының 20 процентын кире кайтара ала. Хезмәтне саклау буенча үткәрелгән чараларга тиешле документларын җыеп тапшырган очракта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International