ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә: “Азыкны әзерлибез, әмма сыйфатлы итеп әзерли белмибез”, – дип әйткән иде. Быел бу мәсьәләдә хәлләр ничегрәк соң?

Беркөнне хатыным Наиләгә: “Мөбарәк Әшрәповичның юбилее, шуларга барып киләм әле”, – дидем.

Өченче ел рәттән татар телен үзләштерергә, камилләштерергә, татар халкы гореф–гадәтләре белән танышырга теләгән балаларны Яңа Кырлай авылындагы “Без – Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы лагерь үзенә җыйды. Бу көннәрдә анда Башкортстаннан, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән 200 бала ял итте.

Мөбарәкҗан Закирҗанов шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары янәшәсендә каршы алды. Сугыш һәм хезмәт ветеранын котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк һәм күчтәнәч тапшырды. Күкрәкләре тулы орден–медаль белән костюмын киеп алган Мөбарәкҗан абый бу хөрмәткә чын күңелдән сөенде, рәхмәтләрен белдерде, рәхәтләнеп истәлекләре белән уртаклашты.

Бүгенге көндә Язилә апа Котдусова Балтач районы Югары Шубан авылында кызы Рәмлә Садыйкова гаиләсендә яши. Тумышы белән Носы авылыннан. Мирҗәм егете Рәискә кияүгә чыгып, шунда гомер итә.

Әңгәмәдәш – район инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов.

Без бәхетле буын балалары. Һәр иртә дөнья матурлыгына үз күзләребез белән багып, кошлар җырын тыңлап, яшел хәтфә үләнле җиргә нык адымнар белән басып тормыш көтәргә ашыгабыз. Һәм шул вакытта бик сирәкләр генә, шөкер, без бомбалар шартлавын ишетмибез, сугышлар күрмибез бит дип куанып, яу кырларында башын салганнар турында уйланадыр. Андый афәтләрне күрергә язмасын.

1 июльдән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр (шәхси предприятиеләр һәм крестьян–фермер хуҗалыклары) 2018 елның икенче кварталы өчен хисап тапшыра башлады. Шушы уңайдан без “Эшмәкәрлек үзәге” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте җитәкчесе Ленар Гайфуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек

Гөлзия Нәбиуллина белән күптәннән бергә, бер бүлмәдә утырып эшлибез. Гөлзия ире Раил белән өч ул тәрбияләп үстерделәр. Гаиләдә ирләр күп булганда хатын–кыз да шулар ягына авыша бит. Аларда да бар нәрсә уртак, хәтта кызыксынулар да. Ир–атлар спорт ярата, Гөлзия дә калышмый. Кыш буе чаңгы шуа, бассейнга йөзәргә йөри. Ире, уллары белән бергә рәхәтләнеп футбол карый. Нәбиуллиннар футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда үткән бер матчын да калдырмадылар, хәтта Саранскига кадәр бардылар. Ә Гөлзия ни өчен алардан калышырга тиеш әле? “Миңа футболдан бигрәк, андагы мохит кызыклырак”, – диде ул узган якшәмбедә Казанда үткән матчка җыенганда.

Аны күргәч, Такташның шигырь юлларына бераз үзгәреш кертеп, “Шат елмаеп-көлеп Алсу килә, үзе чибәр, үзе сөйкемле...” диясе килә. Дөньяга һәрвакыт елмаеп багучы, атлап түгел, “йөзеп” баручы бу туташка нәкъ менә шундый юллар туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International