Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 133 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Район тормышы
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Эшчәнлек
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әлмәндәр - Г. Камал театры сәхнәсендә
2013 елның 15 ноябре, җомга
Әлмәндәр - Г. Камал театры сәхнәсендә
11 ноябрьдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Бу коллективның иң зур уңышы, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки үзешчәннәрнең танылган артистлар уйнаган сәхнәгә күтәрелүе, тулы зал җыеп, тамашачы мәхәббәтен яулавы һәм көчле алкышларга лаек булуы үзе үк дәрәҗә.
—“Әлдермештән Әлмәндәр”не белмәгән кеше юк һәм ул безнең күңелләргә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында сеңеп калган. Башкаларны хәтта күз алдына да китереп булмас кебек иде. Туфан ага вафат булгач, аңа олы хөрмәт йөзеннән нигәдер шушы спектакльне сәхнәләштерү теләге туды. Чөнки күрәм: “Җидегән чишмә”дә Әлмәндәр, Өммия, Хәмдебану, Искәндәр рольләренә курыкмыйча алынырлык үзешчән артистлар бар. Коллектив каршы килмәде. Премьера уңышлы үтте. Аннан 9 тапкыр тулы зал белән Арчада, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында, башка урыннарда уңышлы чыгыш ясадык. Ниһаять, район башлыгы Алмас Назиров тәкъдиме һәм ярдәме белән Татарстанның иң дәрәҗәле театрында катнашу бәхетенә ирештек. Бу безнең өчен зур җиңү,—ди театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов.
Спектакль халык театрлары коллективларының “Идел–йорт” төбәкара фестивале кысаларында үтте. Әлеге фестиваль елдан–ел киң колач җәя, халык театрлары саны да арта бара. Бу юлы Мәскәү, Оренбург шәһәрләреннән, Башкортстаннан, Барда районыннан да көчле коллективлар килгән иде.
—Быел “Идел–йорт” төбәкара фестивале танылган драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышланды. Анда барлыгы 136 халык театры коллективы катнашты, — диде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Кадрия Идрисова.—Шулардан иң көчле 21ен сайлап алу җиңелләрдән булмады. Хәзер тагын да катлаулырак бурыч—финал ярышында көч сынашканнар арасыннан да иң яхшыларын аерып алу.
“Җидегән чишмә” Арча халык театры узган ел икенче дәрәҗә лауреат исемен алды. Быел өмете— тагын да югарырак үрләр яулау.
—Арча театры тарихы ерак илленче еллардан башлана. Ул вакыттан бирле режиссерлар да алышынды, үзешчән артистлар исемлеге дә үзгәреп торды. Хәзер аны талантлы режиссер Рафис Сәләхетдинов җитәкли. Коллективның йөзек кашы булган өлкән буын артистлары сафын бүген яшьләр тулыландыруы да уңай күренеш. Димәк, аның киләчәге бар,—диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова спектакль алдыннан Казан тамашачысын “Җидегән чишмә” белән таныштырып.
Арча төбәге—кунакчыл як, дип юкка гына әйтмиләр. Бездә килгән кунакларны олылап каршы алу матур гадәткә әверелгән, үзләре дә кунакка “күчтәнәчсез” бармый. Бу юлы да Казан тамашачысын кызлар чәкчәкләр белән каршы алды, җырчыларыбыз, гармунчыларыбыз аларның күңелен күрде. Театр сөючеләр бәйрәменең Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов башкаруында Арча турындагы җыр белән башланып китүе ямь өстенә ямь өстәде. Яңадан дөньяга туып, шул ук Гали-әсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә күтәрелгән Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ен Казан тамашачысы аягурә басып көчле алкышлар белән каршы алды. “Бүгенге җиңүегез белән котлыйм. Спектаклегез искиткеч матур булды”,—диде соңыннан жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Танылган театр артисты авызыннан мондый мактау сүзләре ишетү—үзе олы бәя.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2024 ел
Консультация - метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 08 дән сәгать 18гә кадәр 24 апрель, 2024
24 апрель көнне, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15-20 м / с көчле көчле төньяк-көнбатыш җилләр көтелә. Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе тәкъдим итә: Җил артканда: 1. Биналардан чыгу һәм өйдә калуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.
22
апрель, 2024 ел
21 апрельдә Питрәчтә "Алга! Киттек!» республика форумы узды
Форумга беренчел бүлекчәләрнең иң яхшы командалары һәм җирле бүлекчә командалары чакырылган иде.
Татарстан почта бүлекчәләре май бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк
1 һәм 9 май республиканың барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. Бу көннәрдә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
20
апрель, 2024 ел
Ташулар булмас инде
Кышын кар күп булгач, язны сагаеп көткән идек Янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән Көтек буасына барышыбыз. Искәндәр – Айван авылы егете (егет дигәч тә, менә дигән гаилә башлыгы ул, хатыны Энҗе почтада эшли, бер ул, бер кыз үстерәләр).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз