Ташуларсыз яз

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Ташуларсыз яз
Бик сәер яз булды бу. Бөтен кеше аптырашта: ташкын сулар кайда? Казансу, Шушма елгалары буйларында кармак тоткан балыкчылар утыра. Болганмады быел су, бозы да әллә кая китте.
Югыйсә, көздән дә яңгырлар мулдан булды, кар да ярыйсы гына яуды. Җир тәмам туеп, су сыеша алмый өскә калкырга тиеш кебек иде дә...
— Мондый хәлне мин дә хәтерләмим, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Туң аз быел, кар сулары туфракка сеңеп бара. Бу әйбәт инде, әмма туң булмаган елларда да ташу акмый калганы юк иде.
Нәрсә генә булса да, әйбәткә юрыйк инде. Борынгылар боз китмәгән елны бик яратып бетермәгән. 2010 елгы корылыкның зыкымы дәвам итә, яз ахыры, җәйнең беренче айлары коры булачак, дип фараз итүчеләр дә бар. Монысы, Ходай кулында, әмма алдан аяк киенү берәүгә дә зыян итмәс.
— Район хуҗалыкларында 28162 гектарда көзге культуралар чәчелгән иде, — ди М.Сәгыйтьҗанов. — Шуның 23719 гектары — арыш, 3293 гектары — бодай, 900 гектары — шепкән, 50 гектары рапс.
Хәзер, беренче чиратта, уҗымнарның торышына бәя биреп чыгарга кирәк. Әгәр хәлсезләнгән, күгәрек белән зарарланган икән, кичекмәстән аммиак селитрасы белән тукландырырга. Әйбәт чыккан уҗымнарны соңрак тамырдан да тукландырырга була.
Ашламасы булган, зур уңышка өмет иткән хуҗалыкларда үсемлекләр көпшәләнгән чорда икенче кат туклану әйбәт нәтиҗә бирә.
Белгечләр әйтүенчә, 3–4 көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 7–8 градус җылы торганда үсемлекләрнең үсеш чоры башлана. Арыш алданрак, бодай — 7–10 көннән, тритикале тагын да соңрак уяна.
Уҗымнарның нинди хәлдә икәнлеген бәяләү бик гади. Арышның бер квадрат метрында 200 һәм аннан күбрәк үсемлек булса, өмет бар дигән сүз. Инде 150дән дә ким булганда өстәп чәчәргә, 130дан да ким булган участокларны кабат эшкәртеп чәчәргә. Көзге бодайда 300–400 үсемлек булса — канәгатьләнерлек, 200дән ким булганда өстәп чәчәргә.
Кар бетү белән күпьеллык үлән җирләрен дә карап чыгарга. Картайган участокларны дисклы тырмалар белән эшкәртеп, өстәп чәчәргә. Былтыр чәчкән участокларга игътибар бирергә.
Хәзер орлык агулау, бәрәңге яровойлаштыра башлау өчен әйбәт вакыт.
Районда уҗымнарны тукландыруга иң беренчеләрдән булып “Татарстан” ширкәте чыкты. Илһам Вәлиев “Роса” агрегаты белән иртә таңнан эшкә керешә. Ярдәмчесе Рәмис Шакиров та тырыш егет.
— Көнгә 150–180 гектар җиргә ашлама сибә алар, — ди хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов.
2500 гектарда арыш, 1500 гектар күпьеллык үләннәре бар. Соңрак тамырдан да тукландырачаклар. Басулар көне белән түгел сәгате белән өлгерә. Басу юлларында инде тузан оча, дым барында өлгереп калырга кирәк.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында тупланган ашлама бер гектарга уртача 22 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) туры килә. “Курса МТСы”нда — 70, “Кырлай”да — 65, “Ак Барс”агрокомплексы”нда 48 килограмм. “Нива”, “Сафия”, Сафиуллин, Шиһабеддинов ширкәтләрендә бөтенләй юк.
Дөрес, минераль ашламалар кайбер хуҗалыкларга әле дә кайтып тора. Әмма гомуми хәл әлләни үзгәрмәс кебек.
Корылыкка чыдам булган культураларны, аерым алганда кукуруз, көнбагыш, тары, рапс, мәйданнарын арттыру шарт.
Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтанов җәй әйбәт киләчәк, дип фаразлый.
— 7 апрельдә аз булса да яңгыр яуды, бу бик әйбәт билге, — ди ул. —Азык культуралары яхшы уңачак. Менә тагын бер мөһим көн бар — 19 апрельдә күктә бияләй кадәр генә болыт булса да, игеннәр уңар.
Рәсим ага 18 апрельдә елгаларда су бераз күтәреләчәк, дип фаразлый.
Ильяс ФӘТТАХОВ
“ТАТАРСТАН” ШИРКӘТЕ МЕХАНИЗАТОРЫ ИЛҺАМ ВӘЛИЕВ ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕН БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БАШЛАДЫ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International