Күп фатирлы йорт янында — гөлбакча

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Күп фатирлы йорт янында — гөлбакча
Бу юлы сүзне күңелле вакыйгадан башлыйм.
18 июльдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Арчаның 2нче урта мәктәбеннән чыккач (бу турыда соңрак), янәшәдәге күп фатирлы йорт янында тукталды.
— Карале син бу матурлыкны! — диде ул әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп балкып утырган гөлбакчага күрсәтеп. — Моны тормышны, табигатьне бик нык яраткан, изге күңелле кеше генә эшли ала.
Иркенрәк вакыт табып, мин әлеге гүзәллекне тудыручы кешеләр белән очраштым. Күп фатирлы йортларга эләгүе ансат түгел хәзер. Гөлбакча каршындагы эскәмиягә утырып берәрсенең кергәнен яки чыкканын көтәм. Көн салкын булса да, чәчәкләр дөньясыннан җылы бөркелеп тора кебек. Менә ишектән бер хатын–кыз чыкты, ашыга иде, шулай да минем сорауга “Асия апалар бакчасы ул, өченче фатирга шалтыратыгыз”, — дип әйтергә вакыт тапты.
Асия апа белән домофон аша сөйләшеп алдык. Ишектән бер сөйкемле кыз бала күренде. “Әби хәзер чыга, көтеп торыгыз”, — диде.
Асия апа озак көттермәде, килүемнең сәбәбен сөйләп бирдем, бераздан без аның белән күптәнге танышлар кебек әңгәмә корып утыра идек инде.
—Чәчәкләр үстерү иң куанычлы эш, җан рәхәте, — диде ул. — Без бабай белән бакчага ашкынып чыгабыз, кайда нәрсә күрсәк, шуны алып кайтабыз. Әле менә урманга барып, бер егылган агачны кисеп, бүкәннәр алып кайттык.
Чәчәкләр арасындагы бүкән-нәрдә камка, керпе басып торганына игътибар иткән идем инде.
— Бабай кайда соң?
— Өйдә ул, хәзер чакырам.
Бабай дигәнебез, күз тимәсен, әле бик әйбәт сакланган Рәшит абый булып чыкты.
— Без барын да бергә эшлибез, — диде Асия апа. — Оныгыбыз Диана да бик булыша.
Диана Арчаның икенче мәктәбендә укый, быел бишенче сыйныфка бара.
Шундый ук гөлбакча ишегалды ягында да бар икән. Анысын да шаккатып карап йөрдем. Чәчәклек кенә түгел, тулы ансамбль монда! Күпме таш кына ташырга туры килгән үзләренә.
Бу гаилә әлеге йортка дүрт ел элек күченеп килгән.
— Беренче елны ук чәчәкләр утырттык, — ди Рәшит абый. — Сабантуй урынына төшеп, пластмасса шешәләр җыеп алып мендек, киртә урынына шуларны утыртып чыктык.
— Күпме хезмәт кирәк боларны эшләү өчен, — дим.
— Без моны хезмәткә санамыйбыз, — ди Асия апа. — Безнең өчен сөенеч ул!
Асия апа күптән түгел Удмуртиядә булып кайткан. “Кое, кое янында бүкәндә каз басып тора. Шундый ошады, ун көннән үзебездә дә нәкъ шулай булачак”, — ди.
Асия апа Әгерҗедән. Арчада төзү оешмасында, аннан сәүдәдә эшләгән. Рәшит абый шофер, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесен, аннан соң баш зоотехникларны йөрткән. Гомер-ләре буе кешеләргә кирәкле алар, лаеклы ялда да әнә ничек матур итеп, матурлык тудырып яшиләр.
Район башлыгы бу көнне Арчаның 5нче гимназиясендә, 2нче урта мәктәптә, 10, 8 номерлы балалар бакчаларында булды, аларның кышка әзерлеге, эшчәнлекләре, проблемалары белән кызыксынды. Ул икенче мәктәпнең әзерлегенә, котельный хуҗалыгының торышына әйбәт бәя бирде. Бакчада зур хезмәт куелган. “Хуҗа барлыгы сизелеп тора”, — диде ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International