Печәнгә төшәргә вакыт

2016 елның 27 мае, җомга

Печәнгә төшәргә вакыт

Авыл хуҗалыгында эшләр бер–берсенә ялганып бара. Язгы кыр эшләрен тәмамлап килгәндә терлек азыгы әзерләр вакытта килеп җиткән бит.

25 майда район хуҗалыкларындагы азык әзерләү техникасын кабул итүдә катнашкан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов күпьеллык үләннәрнең беренче катын 15 июньгә тәмамлау бурычын куйды.

Бу көнне министрлык вәкилләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларында булып, терлек азыгы әзерләү техникасының торышына бәя бирде. Николай Титов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Татарстан” ширкәтендә һәр техниканы карап чыктылар, механизаторлар белән сөйләштеләр.

Министрның беренче урынбасары механизаторлардан хезмәт хаклары, азык әзерләү чорында түләү тәртибе турында сорашты, аларны ашату мәсьәләсенә аерым тукталды.

— Без булган кешеләребезнең кадерен белергә тиеш, — диде ул. — Механизаторларга яхшы иттән әзерләнгән иң тәмле ризыклар ашатырга, аның өчен символик бәя (исәп–хисап өчен) куярга кирәк. Кайбер урыннарда бу бәяне көнгә 10 тиен итеп куючылар да бар.

“Татарстан” ширкәте әзерлек буенча иң күп балл җыючылар арасында. Ә иң күп баллны “Северный” ширкәте җыйды. Бу хуҗалыкта һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Бу турыда сүз чыккач Николай Титов та: “Димәк, җитәкчегә ышаналар, ул — уңышлыкларның гарантиясе”, — диде.

Соңыннан үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев: “Терлекчелектә ничек эшләргә кирәклеген “Северный” хуҗалыгына барып өйрәнегез”, — дип әйтте. Нинди азык әзерлисең, терлекчелектә продукциядә шуңа бәйле булачак. “Северный”да менә шуны нык истә тотып эшлиләр. Бу көнне дә механизаторлар белән очрашып, бурычларны тагын бер тапкыр ачыкладылар. Һәркем җитәкче әйткән сүзнең үтәләчәген белә.

“Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә дә терлек азыгы әзерләүгә җитди карыйлар. “Ватан”да, “Курса МТСы”нда һәр елны печән әзерләүгә иң алдан керешәләр. Җитәкчеләре әйтүенчә, быел да шулай булачак.

“Мәрҗани”, “Арча” ширкәтләре әле бик әзер түгелләр. Хәтта сенаж чокыр- ларына да кул тимәгән. Терлекчелектә дә иң артта калучы хуҗалыклар бу.

— Язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыгуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! — диде район башлыгы Илшат Нуриев. — Хәзер инде терлек азыгы әзерләүдә дә сынатмаска кирәк. Без әле терлекчелектәге мөмкинлекләрнең 60–70 процентын гына файдаланабыз. Төп сәбәп — сыйфатлы азык әзерли алмау, нәсел эше белән шөгыльләнмәү. Кичекмәстән печән әзерли башларга кирәк.

Район җитәкчесе хезмәт куркынычсызлыгы, хезмәткә түләү мәсьәләләренә дә тукталды. Тракторның кабинасы да, двигателе дә чиста булырга тиеш. Механизаторлардан шуны таләп итәргә, бу аларны тәртипкә өйрәтә. Эш киемнәре белән тәэмин итәргә, аптечкасы да, ут сүндергече дә урынында булсын.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International